Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эшләнмәгән эш өчен без акча түләргә тиешме?

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә бу хатны Мерәс авылыннан Мөхәмәтнур бабагыз яза. Мин - сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда миңа җиде генә яшь иде. Әткәйне сугышка алдылар. Аны башка күрмәдем. Әткәй, диеп эндәшәлмәдем. Хәбәрсез югалды, дигән хат килде. Бәләкәй генә көе өлкәннәр белән колхоз эшендә эшләдем. Ат җигәргә буем да җитми...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!
Сезгә бу хатны Мерәс авылыннан Мөхәмәтнур бабагыз яза. Мин - сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда миңа җиде генә яшь иде. Әткәйне сугышка алдылар. Аны башка күрмәдем. Әткәй, диеп эндәшәлмәдем. Хәбәрсез югалды, дигән хат килде. Бәләкәй генә көе өлкәннәр белән колхоз эшендә эшләдем. Ат җигәргә буем да җитми иде. Елый-елый эшләдем. Барысын да күрдем, барысы аша да үтелде. Хәзер олыгайдык. Ә олы кешенең күңеле нечкә, кителергә генә тора. Шуңа кулыма каләм алдым. Гомер буе колхозда эшләп, пенсиягә чыктым. Менә шул пенсия акчасын кем ничек алырга тели - шулай ала хәзер. Ихатадан чүп җыюны уйлап чыгардылар. Чисталыкка мин үзем каршы түгел, шулай да, газета аша берничә соравыма җавап аласым килә.
Безнең Мерәскә чүп ташучы машина яңгыр яуса да, буран булса да керә алмый. Ә шулай да ай саен шул акчаны түләргә кирәк. Юлы булган авылларга ул атна саен килә икән, ә безгә ул июль аеннан башлап ике-өч тапкыр гына килгән. Бу дөресме?
Оешма башта шушы әйберне аңлатып, гражданнар белән килешү төзергә тиештер бит. Бөтен авылларга да бертөрле тариф дөрес буламы?
Айга дүрт тапкыр килгән белән ике тапкыр килгән яисә бөтенләй килмәгән дөрес булмыйдыр бит?
Без - пенсионерлар, кемгәдер акча кирәк дип, эшләнмәгән эшкә дә акча түләргә тиешме? Мин моны барлык авыл халкы исеменнән яздым.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев