Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Фаҗига булыр алдыннан, буш тартма бүләк итеп, төшкә керде" - Зәйдәге авариядә һәлак булган Мариянең әнисе

"Өйгә! Берәр вакыт уйлап караганыгыз булдымы? Бу никадәр җылы сүз", - әле бер көн элек кенә әнә шулай дип язып калдырган булган 2 июль төнендә Зәй янында һәлакәткә тарып мәңгегә күзләрен йомган Зәй шәһәре кызы Мария Галимова үзенең "Вконтактедагы" битенә. Самара дәүләт медицина университетын тәмамлап өенә кайтып баручы 24 яшьлек...

"Өйгә! Берәр вакыт уйлап караганыгыз булдымы? Бу никадәр җылы сүз", - әле бер көн элек кенә әнә шулай дип язып калдырган булган 2 июль төнендә Зәй янында һәлакәткә тарып мәңгегә күзләрен йомган Зәй шәһәре кызы Мария Галимова үзенең "Вконтактедагы" битенә. Самара дәүләт медицина университетын тәмамлап өенә кайтып баручы 24 яшьлек кыз котычкыч фаҗигагә тарыды.
Мария шул шәһәрнең Калинин хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Берничә көн элек диплом алган һәм чыгарылыш кичәсендә төркемдәшләре белән таң каршылаганнар. Аны якты киләчәк һәм хыялларының тормышка ашуы көтә төсле иде.
- Автобуска утырдым дип, смс белән автовокзалдан фото да җибәрде. Юлда нинди авыл-тукталышларын узганын язып барды. Аның гадәте шундый иде. Без әтисе белән юлга каршы алырга чыктык. Син кайда дип тә язды әле ул. Тукталышта торабыз, дидем мин аңа. Автобусны да күреп алдык без. Нишләп шулай кискен борыла бу дип гаҗәпләнгән идек, күрәсең, алдындагы машинаны куып узып китәргә теләгән вакыты булгандыр. Менә шунда автобус шартлады. Кызым чыгарга дип әзерләнгән дә булган, башына нәрсәдер төшеп, шунда ук аңын югалткан. Без килеп җитәргә биш метр кала автобус дөрләп яна иде инде. Ирем, кызны коткарып калам дип, шунда ук автобуска ташланды. Калганын хәтеләмим дә инде. Кызны, бәлки исәндер дип, кыр буйлап караштырып йөргәнебезне генә беләм. Аны эзләгәндә автобустан очып чыккан бер хатынга юлыктым. Ул исән иде. Соңгы минутка кадәр кызыбызның үлеменә ышанмадык. Автобусны җыеп алып киткәч тә якын-тирәдән эзләвебезне дәвам иттек. Әле хәзер дә аны югалтканыма ышанмыйм, - ди Мариянең әнисе Регина Галимова.
- Уңган булган кызыбыз иде ул безнең. Яшисе дә, яшисе иде бит әле аңа, - дип елый-елый искә ала бәгырь җимешен әнисе Регина ханым.
Әнисе әйтүенчә, Мария кечкенәдән үк бик тырыш кыз булып үсә. Мәктәптә укыганда җырлый да, бии дә, кирәк булса, фильмга да төшә. Имтиханнарга да, борчылып утырганчы, бирәм дә чыгам дип, иң беренче керә торган булган. Туганнарына, дусларына һәрвакыт кулыннан килгәнчә, ярдәм итеп яшәргә тырыша. "Мин авырганда да шалтыратып башта хәлемне сораша, аннары таныш табиблар белән сөйләшеп, нинди дәва алырга кирәклеген дә әйтеп тора иде", - ди әнисе.
Кичә Регина ханым ире Раушан белән Казанга килгән. "Кичкә таба әтисенең йөрәге начарланып китте. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Тиз генә килеп ярдәм күрсәттеләр. Кая гына барма, бөтенесе ярдәм итәргә тора. Әле генә уку йортыннан шалтыратып хәлемне белештеләр, кызымны мактадылар. Ни дисәң дә, җылы сүз йөрәккә шифа инде", - ди Регина Галимова. Тик менә кайбер чыганакларда кызының һәм әтисенең исемен дөрес язмаулары гына күңеленә тия икән.
Һәләкат алдыннан Мария сеңлесе Лилиянең төшенә кергән.
- Гел сиңа нәрсә алып кайтыйм дип сорый торган иде. Бу юлы крокслар (аяк киеме) алдым дип шалтыраткан булган. Лилия төшендә апасы тартма белән крокслар бирә дип күрә. Тартмасын ачып карый - берни дә юк. Бу ниндидер билге булгандыр инде, - ди Регина ханым
Автобусның югары тизлек белән баруын күрүчеләр булган. Регина Галимованың танышы да шул автобуска утырып, Ижевскига китәргә тиеш булган.
- Ул да тукталышта көткән. Минем үземнең дә, башка танышларымның да Самара - Ижевск автобусына утырып йөргәне бар. Алар гел куып йөриләр. Алдагы урындыкларга утырган вакытта, зинһар, кумагыз дип, гел әйтеп бара идем. Танышымымның да куркудан күземне йомып бара идем, дип сөйләгәне бар. Автобус йөртүчегә тагын бер рейска чык дип шалтыратканнарын да ишеткәнем булды. Аның: "Мин ничә тәүлек йокламаган", - дип карышканын да үзем ишеттем бер юлы. Алар да тиз йөрергә мәҗбүр булганнардыр инде. Хәзер кызымнан килгән смс ларны карыйм: Акташны уздык, Сәвәләй авылын, Светлое озероны үттек дип язган. Вакытларын карадым: унбиш чакрымны алты минутта үткән булып чыгалар, - дип сөйләде ул безгә.
- Машаның медицинага сәләте бик көчле, теләсә кайсы эшкә алынырга атлыгып тора иде. Без дәвалау факультетын тәмамладык. Ул анестезиолог булырга хыяллана иде, - дип сөйләде Интертат электрон газетасы хәбәрчесенә аның төркемдәш кызы Ольга Егорова. - Икенче курста укыган чагында ук, вакытын әрәм үткәрмәс өчен сырхауханәнең хирургия бүлегенә эшкә урнашты. Ул мине һәрвакыт үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм ихтыяр көче белән илһамландыра иде. Буш вакыты бик аз булса да, дусларына һәм туганнарына бер вакытта да игътибарын җәлләмәде, бик аралашучан, тормышны ярата иде. Туганнары белән күрешүне шундый көтте. Соңгы көннәрдә барысына диярлек шалтыратып чыкты, кемнәргәдер Интернет аша язды. Диплом тапшырган көнне һәркайсыбыз белән фотога төште.
- Соңгы елларда без аның белән тагын да якынайдык. Гел бергә идек. Мария белән бер тирәдә тордык, кичләрен гел бергә саф һава суларга чыктык, бер-беребездә йоклый калган чаклар да була иде. Ул шат күңелле, хезмәт сөючән, уңган-булган кыз иде. Үз эшен ташлап булса да, дусларына ярдәмгә ашыкты. Гаиләсен, туганнарын бик яратты. Әти-әниләре, әбисе, сеңлесе гел кунакка киләләр иде. Чын мәгънәсендә яшим дип яшәде. Үләсен алдан тойгандыр дип әйтә алмыйм, - дип искә ала тагын бер төркемдәше Кристина Галимҗанова. Кристина аңа һәләкат булырга бер-ике сәгать кала хәлләрен сорап яза. "Инде күп калмады, хәзер кайтып җитәбез," - ди кыз.
Кристина Галимҗанова Intertat.ru электрон газетасы хәбәрчесенә: "Ул яшим дип яшәде. Анда алдан тоемлау хисе булмады", - диде.
Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге һәләкаттә 14 автобус пассажиры якты дөнья белән хушлашкан, тагын 12 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә урнаштырылган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгендә һәлак булучыларның шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрелә: хәзерге вакытта биш мәетнең шәхесе ачыкланган.
Соңгы елларда Самара шәһәрендәге Калинин исемендәге шифаханәнең балалар нейрохирургиясе бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Ул эшен бик ярата, һәр кечкенә пациентны да танып белә, аларның исемнәрен хәтерендә калдыра торган булган
Мария әти-әнисе янына еш кайтмаган, алар үзләре кызлары янына барып йөргән.
Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланды. Йөк машинасы йөртүчесеннән сорау алынган. Калган ике машина йөртүче хастаханәдә, аларга карата процессуаль эшчәнлек терелеп чыккач башкарылачак.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66525-marina-tugannaryi-belәn-kүreshүne-shundyiy-kөtte.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев