Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гаилә бәхете – ил иминлеге

Һәммәсе бер төсле формадан, өс-башлары пөхтә, җыйнак, матур кыз-егетләр каршы алды район ЗАГС бүлеге каршында безне. Кадет мәктәбе укучылары икән. Янәшәләрендә - Такталачык мәктәбе югары сыйныф үсмерләре. Барысы да Гаилә мәктәбе дәресенә килгәннәр. Апрель аенда узган Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында 25е көнне оештырылган бу чарага кадет мәктәбе укучыларын махсус чакырулары юкка...

Һәммәсе бер төсле формадан, өс-башлары пөхтә, җыйнак, матур кыз-егетләр каршы алды район ЗАГС бүлеге каршында безне. Кадет мәктәбе укучылары икән. Янәшәләрендә - Такталачык мәктәбе югары сыйныф үсмерләре. Барысы да Гаилә мәктәбе дәресенә килгәннәр.
Апрель аенда узган Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында 25е көнне оештырылган бу чарага кадет мәктәбе укучыларын махсус чакырулары юкка түгел. Гаиләдән читтә торып, якыннары белән атнага бер генә күрешүче кыз-егетләр мәктәптә илнең булачак саклаучы-яклаучылары итеп тәрбияләнә. Һәр дәрес, һәр чара, һәр көннәре аларның патриотик тәрбия, ватанпәрвәрлек шигаре белән сугарылган.
- Пәйгамбәребез: "Ватанны саклау - иманнан", дигән, ягъни, һәрбер кеше үз ватанын сөяргә, яратырга, аңа хезмәт итәргә тиеш, - дип башлады Гаилә мәктәбенең даими кунагы Руслан хәзрәт Мортазин да сүзен. - Бар кеше дә җәмгыятькә файдалы хезмәт итәргә тиеш.
Димәк, көчеңнән килгәнчә тормышны матуррак, яшәешне камилрәк итәргә; дөнья ваклыгын һәм пычраклыгын пакьләндерүдә тырышу: моңа үзеңне һәм гаиләңне тәэмин итәрлек, күңелеңә рухи канәгатьлек бирерлек һөнәр алу да; тырышып куйган хезмәтеңнең мул җимешләрен тату да; күркәм гаилә төзеп, тәрбияле ул-кызлар үстерү дә; әти-әниеңә, туганнарыңа матур мөгамәлә, хөрмәт-ихтирам да; тагын тиз генә санап бетереп булмас әллә нинди сыйфатлар да керә. Гаилә мәктәбе дәресләрендә шушы гап-гади хакыйкатьне мисаллар белән дәлилләп, укучыларның күңелләренә салырга тырыша Руслан хәзрәт тә, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Закирова да, тәҗрибәле өлкән психолог Фәһимә ханым Шәйгәрданова да.
- Гаилә дәресләренә күптән инде үз укучыларымны алып киләсем килә иде. Алар өчен генә түгел, хәтта без - зурлар өчен дә һәр чыгыш ясаучының фикерләре бик кызыклы, файдалы булды, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты соңыннан Такталачык мәктәбе мөгаллимәсе Әлфия ханым Нуриева. - Бүгенге көн модасы - гражданлык никахы (мин аны ирекле яшәү дип атыйм, чөнки монда никах юк) турында саллы мисал-дәлилләр бик үтемле. Мондый ирекле тормыш яшьләрдә җавапсызлык уята. Шул җавапсызлык нәтиҗәсендә дөньяга киләчәк сабый язмышы формалаша. Шуңа мондый очрашуларны үсмерләр белән үткәрү бик файдалы. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәмәдиевага мондый чаралар өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев