Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хезмәт өчен минималь түләү күләме артты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә "Татар-информ". Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Мондый килешү инде дүртенче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Мондый килешү инде дүртенче тапкыр имзалана. Беренчесе 2007 елда булган иде. 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә 7309 сум иде. Ләкин 1 июльдән федераль үзәк хезмәт өчен минималь түләү күләмен (МРОТ) 7500 сум итеп билгеләде.
Яңа килешүдә исә ул бюджеттан тыш өлкә өчен 8252 сум тәшкил итә - хезмәт яшендәге кешеләр өчен каралган яшәү минимумы (8686 сум) күләменең 95 проценты кадәр.
Моннан тыш, минималь хезмәт хакын 2017-2018 елларда минималь кулланучылар бюджеты күләменә кадәр этаплап күтәрү планга кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев