Хезмәтенең нәтиҗәсе татлы
754
0
0

Үз тырышлыгы белән тормышның югары баскычларына күтәрелгән, районыбыз авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш кертеп, "Татарстанның атказанган агрономы" исемен горур йөртүче Гөлсайра Әхияр кызы Бәшәрова 70 яшьлек юбилеен каршылый. Теләкәй авылында Әхияр абый белән Таҗибә апа гаиләсендә 12 баланың унберенчесе булып дөньяга аваз сала ул. Кечкенәдән эш яратып үсә. Бер эштән...
Үз тырышлыгы белән тормышның югары баскычларына күтәрелгән, районыбыз авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш кертеп, "Татарстанның атказанган агрономы" исемен горур йөртүче Гөлсайра Әхияр кызы Бәшәрова 70 яшьлек юбилеен каршылый.
Теләкәй авылында Әхияр абый белән Таҗибә апа гаиләсендә 12 баланың унберенчесе булып дөньяга аваз сала ул. Кечкенәдән эш яратып үсә. Бер эштән дә курыкмагангамы - әтисе аны һәрвакыт үз янындарак йөртергә тырыша. Кыскасы, ирләр эше дип тормый, һәрнәрсәгә кулы ята кызның. Шуңадырмы - урта мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Аны уңышлы тәмамлап, авылга кайта. Районыбыз авыл хуҗалыгының төрле тармакларында көч куя. Кайда гына эшләсә дә, аны яраталар, үз итәләр.
Эшкә оста, чибәр кызга күп егетләрнең күзе төшсә дә, Гөлсайра булачак тормыш иптәше итеп Зөфәрне сайлый. Гөрләтеп туй итәләр. Уллары Ленар дөньяга килә. Эш сөючән, тынгысыз Зөфәр, өй салу нияте белән, урманга чыгып, бүрәнә алып кайта. Шуны эшкәртеп йөргәндә, кысылып, вакытсыз вафат була. Улын күкрәгенә кысып, күз яшьләрен эчкә йотып, Гөлсайра тол кала. Бирешмәскә, алга карап яшәргә, дигән максат куя ул үз алдына. 5 яшьлек улын җитәкләп, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә имтихан тапшырырга китә. Читтән торып аны уңышлы тәмамлый. Районыбыз авыл хуҗалыгы идарәсендә икътисадчы булып эшли башлый. Кайда гына хезмәт куйса да, гади халыкны аңлавы, ярдәмчеллеге, кеше хәленә керә белүе белән ихтирам казана.
1994 елда аны район орлыкчылык инспекциясенә җитәкче итеп билгелиләр. Иң беренче эше итеп ул җиргә сеңгән, салкын бинаны яңарту эшенә тотына. Тырышлыгы бушка китми, Актанышыбызны ямьләп, ап-ак бина хасил була. Бердәм коллектив туплый. Эш сәгате белән хисаплашмый, көне-төне хуҗалыкларда йөреп, орлыкларның сыйфатлылыгына ирешә. Лаеклы ялга киткәнче шунда тырыш хезмәт куя. Ветеранның 46 ел хезмәт стажы бар. Атказанган агроном исеменә лаек була, ә аңа бирелгән мактау кәгазьләрен санап бетерерлек түгел.
Районда ул белмәгән, аны танымаган кеше бар микән? Ахирәтем буларак, мин аның белән еш аралашам, һәм көннән-көн аның игътибарлылыгына, кешелеклелегенә кабат-кабат сокланам. Кешеләрне ярата ул. Тынгысызлыгы, эш сөючәнлеге һаман кимемәгән. Үзе салган йорт янында җиләк-җимеш, бәрәңге, төрледән-төрле агачлар үстереп мәш килеп ята. Аның капкасы һәркемгә ачык. Балалары, туганнары, дуслары белән аралашып яши.
Көчле ихтыярлы Гөлсайраның балалары да, үзенә охшап, уңган-булганнар. Улы Ленарның үз бизнесы. Хатыны Гөлнара белән матур итеп көн күрәләр, ул-кызлары үсеп килә. Римма исә, югары уку йортын тәмамлап, Казанда банкта баш белгеч булып эшли.
Әйе, Гөлсайра бик бәхетле бүген. Тырыш хезмәтенең җимешләрен татый. Һәр туган таңга рәхмәт әйтеп, Ходайдан сәламәтлек сорап, илебезгә тынычлык теләп каршылый ул юбилеен. Амин, теләкләрең кабул булсын, дустым!
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.81900
-
15 август 2022 - 09:46«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.8300
-
12 август 2022 - 13:45Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларга мөрәҗәгать белән чыкты Быел Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, шул исәптән 47се — җәйге сезон башыннан. Аларның 8-е балалар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тыелган урыннарда су коену. 2022 елда Актанышта 3 кеше һәлак булды.52900
-
11 август 2022 - 15:03Республика районнары мәгариф идарәләре методистларның I республика форумында Актаныш педагоглары да катнашты Бүген Казанда "Адымнар" полилингваль комплексында район мәгариф идарәләре методистларның I республика форумы узды. Форум "Татарстан Республикасында методик хезмәтнең үсеше" темасына багышланган иде. Көн дәвамында методик мәйданчыклар, тематик секцияләр эшләп торды.50100
-
11 август 2022 - 09:37Яңа Кормаш мәдәнияте: "Җәй күзләре-чәчәкләр" (ВИДЕОМИЗГЕЛЛӘР) Җәй диюгә безнең күз алдына кояшлы матур көннәр, аллы-гөлле чәчәкләр күз алдына килә. Чыннан да, җәй һәм чәчәкләр- аерылгысыз төшенчәләр.74500
-
10 август 2022 - 15:4918-19 августа в Мамадыше пройдет конкурс арт-объектов «В гармонии с природой» Участники будут изготавливать объекты на территории «Стадиона-ипподрома», впоследствии они будут размещены на территории общественного пространства.34700
-
10 август 2022 - 11:26Редкий экземпляр: нефтепроводчики помогают сохранить растения Астрагал серпоплодный (Astragalus falcatus Lam.) и остролодочник волосистый (Oxytropis pilosa L.) – эти и другие находки обнаружили экологи компании «Транснефть – Прикамье» при проведении инженерно-экологических изысканий в Республике Марий Эл.37500
-
10 август 2022 - 08:45РӘХИМ ИТЕГЕЗ: Районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов "Телеграмм" мессенджерында һәм социаль челтәрләрдә шәхси битен ачты Актаныш районы җитәкчесе- район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов бүген Телеграмм-каналына язылучыларны хәерле иртә теләп сәламләде.46302
-
10 август 2022 - 08:41Төзелеш материалларына бәя элеккеге халәтенә кайткан Хәрби операция башында кисәк кенә өскә сикергән төзелеш материалларының бәяләре бүген нормальләшкән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин әнә шулай дип җиткерде.41300
-
9 август 2022 - 20:19УҢГАН МЕХАНИЗАТОР-ХУҖАЛЫК ГОРУРЛЫГЫ:Комбайнчы Назыйм абый турында сүзем! "Вөҗданы – пакь, йөзе – ак" диләр алар хакында. Ул нәкъ безнең комбайнчы егетләргә һәм аларга үрнәк күрсәтүче, маяк билгеләүче абзыйларга карап әйтелгән кебек. Чалманарат якларындагы "Наратлы" хуҗалыгының басуларын кыр корабында гизүче Назыйм абый Нуретдинов белән без тиз генә сөйләшеп, эшләренең хәлләрен белештек.45100
-
12 август 2022 - 14:1609 08 22 ХӘБӘРЛӘР
-
18 июль 2022 - 15:00БЕЗНЕҢ АТНАЛЫК КҮЗӘТҮ(11-17.07): Рәхим итеп карагыз!
-
16 август 2022 - 15:54Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде"Игенчеләрне җыр белән дәртләндерәбез!" ди район мәдәният йорты хезмәткәрләре. Елдагыча Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары районыбыз кырларына килеп игенчеләр белән очрашуларны башлап җибәрде. Бүген алар "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде10300
-
16 август 2022 - 15:02Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләрне бүләкләячәкләр (фото һәм видео)Район мәктәпләренең яңа 2022-2023 нче уку елына әзерлеген карауда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов белән берлектә аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты.16400
-
16 август 2022 - 14:57Җимешләрнең кайсыларын туңдырырга ярамый?Киңәшләр хуҗабикәләр өчен файдалы булыр.12500
-
16 август 2022 - 14:07Район җитәкчесе Ленар Зарипов: Без мәктәпләрне ябу ягында түгел (+видео)15-16 август көннәрендә район җитәкчелеге мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.25200
-
9 август 2022 - 17:29Актанышның икмәк комбинатында хезмәт урыннары бар! Сменалы эшкә газ миче операторлары, төрле эшләр башкаручылар эшкә чакырыла.74800
-
2 август 2022 - 14:069,10 августа в селе Актаныш, в ЦДТ состоится "Ярмарка шуб"! Новая коллекция-2022!141500
-
11 июль 2022 - 08:47В ООО "Башак", с. Н. Алимово, требуется тракторист на К-700, оператор! Требования: ответственность, желание работать!178600
-
12 август 2022 - 13:45Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларга мөрәҗәгать белән чыкты Быел Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, шул исәптән 47се — җәйге сезон башыннан. Аларның 8-е балалар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – тыелган урыннарда су коену. 2022 елда Актанышта 3 кеше һәлак булды.52900
-
12 август 2022 - 13:33Районыбызның нәни кызы "Актаныш таңнары" газетасының котлау хатына лаек булды (фоторепортаж) Бүген районыбызда яшәүче Индаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга.68102
-
12 август 2022 - 08:54МРОТны 30 меңгә җиткерергә, диләр... Дәүләт думасында минималь хезмәт хакы күләмен шактый арттырырга тәкъдим иттеләр.46600
-
11 август 2022 - 09:37Яңа Кормаш мәдәнияте: "Җәй күзләре-чәчәкләр" (ВИДЕОМИЗГЕЛЛӘР) Җәй диюгә безнең күз алдына кояшлы матур көннәр, аллы-гөлле чәчәкләр күз алдына килә. Чыннан да, җәй һәм чәчәкләр- аерылгысыз төшенчәләр.74500
-
11 август 2022 - 09:08Белгечләр суда иминлек кагыйдәләрен искәртте Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.49300
© 2011 - 2022. СМИ Актаныш. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта редакции: airs16@mail.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+