Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ХӘТЕР МАРШЫ: Райондашлар кайтты моңсу сагыш булып, хәбәрләре кайтты ... соңарып...(КАДЕРЛЕ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында "Хәтер маршы" инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38нче мәктәп укучылары, укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар килде. Михаил Валерьевич Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар эзләп табу...

6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында "Хәтер маршы" инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38нче мәктәп укучылары, укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар килде.
Михаил Валерьевич Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар эзләп табу белән озак еллар шөгыльләнә.
Актанышта тарихчы изге миссия башкарды - хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларына, якыннарына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында кыйммәтле мәгълүматлар тапшырды.
- Фамилияләрдә төгәлсезлекләр бик күп, - ди Михаил Валерьевич. - Торак пунктларның язылышы дөрес түгел, бу эзләнү эшендә кыенлыклар китереп чыгара. Шуның өчен дә районнарга чыгабыз.. Сугышта катнашкан һәрбер кеше, минемчә, табылырга тиеш, аның язмышы билгеле булсын.
- "Хәтер маршы"ның мөһим эшләреннән берсе - район үзәкләрендә тантаналы шартларда хәбәр итү кәгазен тапшыру. Бу һәлак булганның туганнарына гына түгел, эзләү эшләрен алып баручыларга да кирәк. Бу көнне 60тан артык гаилә моңа кадәр фронтта хәбәрсез югалган дип саналып килгән туганнарының үлеме турында хәбәр алды.
Әлеге әйтеп бетергесез авыр һәм зур әһәмиткә ия хезмәтләре өчен Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев Михаил Черепанов һәм аның группасына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде
Чыннан да "Хәтер маршы"нда катнашучылар үткәргән акциянең әһәмиятен бәяләп бетерүе мөмкин түгел. Чөнки туган илен саклаучының изге исемен гаиләгә кайтару бик игелекле эш.
Бүген җиде дистә елдан соң тарих кайбер серләрен ача. Әле тагын күпме ул серләр! Иң мөһиме, онытылмасын иде беркем дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев