Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иңне иңгә куеп 50 ел...

Иске Байсар ылында яшәүче, безнең өчен кадерле туганнарыбыз - киявем МӨБӘРӘК белән сеңлем РӘСИМӘнең гаилә корып яшәүләренә 10 декабрьдә 50 ел. Кадерлеләребез! Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге иң изге, ихлас теләкләребезне сүз белән әйтеп бетерү мөмкин түгел. Без сезне чын күңелдән хөрмәт итәбез. Тәвәккәллегегезгә, тырышлыгыгызга сокланабыз. Алтын туегыз белән котлап, Кияү-сеңлем,...

Иске Байсар ылында яшәүче, безнең өчен кадерле туганнарыбыз - киявем МӨБӘРӘК белән сеңлем РӘСИМӘнең гаилә корып яшәүләренә 10 декабрьдә 50 ел.
Кадерлеләребез! Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге иң изге, ихлас теләкләребезне сүз белән әйтеп бетерү мөмкин түгел. Без сезне чын күңелдән хөрмәт итәбез. Тәвәккәллегегезгә, тырышлыгыгызга сокланабыз.
Алтын туегыз белән котлап,
Кияү-сеңлем, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлы булып яшәгез.
Иртәгәсен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә,
Бәхет белән, имин үтсеннәр.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзегез.
Тигез яшәп, тигез картаегыз,
Тик шатлыкта үтсен көнегез.
Мул җимешле гомер кышларыгызга парлашып килеп кергәнсез, әле сөенечләрнең тагын да зуррагы алда көтеп торсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр, бәрәкәтле тигез тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев