Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Исән-сау йөрегез

Татар халкында борынгыдан килгән бер матур гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда "Хәерле юл!" дип озатып калу һәм "Исән-сау кайттыңмы?" дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач, кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, транспортка утырып та, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез....

Татар халкында борынгыдан килгән бер матур гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда "Хәерле юл!" дип озатып калу һәм "Исән-сау кайттыңмы?" дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде.
Һәр яңа көн тугач, кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, транспортка утырып та, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юл хәрәкәтенә катнашучы булып китә. Бүгенге көндә юлларда хәвеф-хәтәрсез, исән-имин йөрү өчен тиз фикер йөртә белү, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү һәм аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк.
Кызганычка каршы, соңгы елларда транспортның, бигрәк тә, җиңел автомобильләрнең күзгә күренеп артуы юл-транспорт һәлакәтенең дә артуына китерде. Юлларда булган хәвеф-хәтәрләрдән күпме кеше зыян күрә, күпме кан, яшь түгелә. Инвалид утыргычына утыручылар саны арта. Алар арасында балаларның да булуы бигрәк тә аяныч. Балалар, башлыча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү, яисә белеп тә үтәргә теләмәү аркасында бәлагә тарый.Узган ел Татарстан юлларында 510 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 23 баланың чәчәктәй гомере өзелгән. Россия буенча ел саен 16 яшькә кадәрге 1000 гә якын бала һәлак була, 20 меңләбе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Мондый хәвеф-хәтәрләрне булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә соң? Иң элек юлда йөрүчеләргә - җәяүлеләргә дә, транспорт йөртүчеләргә дә - юл кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны төгәл үтәргә, балалардан да шуны таләп итәргә, аларга яхшы үрнәк күрсәтергә кирәк. Әгәр шушы гап-гади кагыйдәне үтәсәк, без үзебезнең генә түгел, башкаларның да гомерен саклап калабыз дигән сүз.
Юлларда саграк булыйк, бер-беребезгә ихтирамлы һәм игътибарлы булыйк. Юлларда җибәрелгән хатаны кире төзәтеп булмый. Барыбызга да хәерле сәфәрләр, имин юллар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев