Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИЗГЕ ГАМӘЛ: Быел Мәсәде авылында корбан ашы үзгә форматта үтте (+ ФОТОЛАР)

Моңа кадәр җирлектә корбан ашлары өйләрдә туган-тумачалар, дус-ишләре белән генә бәйрәм ителсә, быел ул Мәсәдедә үзгә форматта үтте. Саф һавада, учак өстендә корбанлык итеннән пылау пеште. Олысы, кечесе мөбарәк бәйрәмнәрнең дәвамын авылдашлары белән бергә үткәрергә ашыкты.

21 август көнне мөселман кардәшләр  ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен каршы алды. Мәчетләрдә гает намазлары тәмамланып корбаннар чалынганнан соң, бәйрәм чаралары корбан ашлары белән дәвам итте. Бу көннәрдә авылларда чиратлап диярлек корбан ашлары уздырылды. 


22 август көнне Мәсәде авылы халкына да Корбан ашыннан авыз итү мөмкинлеге тудырылды. Соңгы елларда биредә яшәүчеләрнең дин юлына басуы аеручы ачык сизелә. Билгеле, авылның мәчетле булуы да моңа зур этәргеч булып тора. Бүгенге көндә “Рамазан” мәчетеннән  дин кардәшләребез өзелеп тормый, җомга намазлары да даими төс алды биредә. 


 Моңа кадәр җирлектә корбан  ашлары өйләрдә туган-тумачалар, дус-ишләре белән генә бәйрәм ителсә, быел ул Мәсәдедә үзгә форматта үтте. Авыл башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова инициативасы белән мәдәният йорты ишегалдында зур табын корылып, корбан ашыннан авыз итәргә һәркем чакырылды. 


Авылның башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәдәният һәм социаль сфера эшчеләре тырышлыгы белән саф һавада, учак өстендә  корбанлык итеннән пылау пеште. Олысы, кечесе мөбарәк бәйрәмнәрнең дәвамын авылдашлары белән бергә үткәрергә ашыкты. 

Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Шөкер, авылдашларыбыз арасында да бар мондый киң күңелле затлар. 

Быел җирлектә корбан чалучылар шактый булган. Әтиле-уллы Илдус һәм Ринар Мохамаевлар, Ришат һәм Руслан Шәяхмәтовлар, Илгизәр Минаев, Фәнил Минһаҗетдиновлар белән беррәттән, чит төбәкләрдән кайткан якташларыбыз  Мансур Тимуршин, Риф Әхмәтшиннар – мәҗлес  уздыруга ихлас күңелдән үз өлешләрен кертүчеләр. Әлеге изге  ниятне башкарган һәммәсе    корбанның кабул ителүенә өметләнә ала. 

Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен үткәрелгән корбан мәҗлесендә кырыкка якын мөселман кардәшебез катнашты. Корбан итеннән авыз иткән һәркем оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты. Ашка килә алмаучыларга да өлеш чыгарды корбан чалучылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев