Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кеше сөте

Галиябану Казан базарларының берсендә каймак, сөт, эремчек сата. Күршесендә - Арча якларыннан килгән ханым. Аның сатасы ике генә шешә сөте калган. Галиябануга, күзләрен мөлдерәтеп карап: «Апай җаным, шушы ике шешә сөтне сиңа калдырып, базарны әйләнеп килим әле. Алучы булса, сатып җибәр. Бәясен беләсең инде: шуннан арттырма да, киметмә дә», -...

Галиябану Казан базарларының берсендә каймак, сөт, эремчек сата. Күршесендә - Арча якларыннан килгән ханым. Аның сатасы ике генә шешә сөте калган.
Галиябануга, күзләрен мөлдерәтеп карап: «Апай җаным, шушы ике шешә сөтне сиңа калдырып, базарны әйләнеп килим әле. Алучы булса, сатып җибәр. Бәясен беләсең инде: шуннан арттырма да, киметмә дә», - дип ялварды.
Ул китүгә, Галиябану каршына ыспай гына киенгән ханым килеп басты: сөт кирәк икән.
- Әйдә, менә шушы сөтне алып җибәр әле. Бәясен арттыра да, киметә дә алмыйм: кеше сөте.
- Ю-у-у-к, апай җанашым, алмыйм, миңа сыер сөте кирәк. Кеше сөте кирәкми.
- Соң, җаныем, сыер сөте ул, тик... тик кешенеке...
Боларның янәшәсендә эремчек, каймак сатучы ханымнар кычкырып көлеп җибәрделәр:
- Вәт, ике татар бер-берсен аңламыйлар...
«Кеше сөте» дигәннең мәгънәсен аңлаткач, тагын бер көлешеп алдылар. Сатып алучы ханым, көлә-көлә, «кеше сөте»н алып китте.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/15480-keshe-sөte.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев