Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Коммуналь тармак –“зәгыйфь буын“?

16 август көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә "Яран" торак милекчеләр ширкатенең чираттагы җыелышы булды. Анда, гадәттәгечә, күпфатирлы йортларда сайлап куелган, йортта яшәүче фатир хуҗаларының сорауларын хәл итүдә башлап йөрүче кешеләр җыелган иде. Алар белән аралашуда район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та катнашты. Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләр халыкның түләргә...

16 август көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә "Яран" торак милекчеләр ширкатенең чираттагы җыелышы булды. Анда, гадәттәгечә, күпфатирлы йортларда сайлап куелган, йортта яшәүче фатир хуҗаларының сорауларын хәл итүдә башлап йөрүче кешеләр җыелган иде. Алар белән аралашуда район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та катнашты.
Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләр халыкның түләргә сәләтле реаль мөмкинлегеннән чыгып билгеләнсә, хезмәт күрсәтү тиешле югарылыкта алып барылып, аның сыйфатына фатир хуҗалары бәя бирсә, мондый җыелышка ихтыяҗ булмас та иде. Ә инде җыелышта күтәрелгән сорауларның күплеге бүгенге көндә аның актуальлеген күрсәтә. Аннан соң, олы җитәкчеләр янында, эшлибез, дип, үз сүзен әйткән урта кул җитәкчеләр, проблемасын хәл итүче кешенең гозерен үтәүгә алынгач, бик шома һәм кыска койрыклыга әйләнә. Шуңа да яшәп килүче һәм халыкны борчыган сорауларны күтәрүдә мондый җыелышларда активлык күрсәтү дә кирәк.
Сөйләшү барышында Фаил Камаевка коммуналь тармакка караган сораулардан тыш, башка өлкәләрдә дә кичекмәстән хәл итү кирәк булган мәсьәләләрне күтәрделәр. Ул һәммәсен дә дикъкать белән тыңлады, аеруча җитди, көнүзәк булганнарының сәбәбен ачыклау өчен җыелыштан соң аерым да сөйләште, һәм аларны хәл итүдә кичекмәстән эш башланды да инде.
"Яран" торак милекчеләр ширкате җитәкчесе Рәшит Фәрдиев чыгышында төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә хисап тотты:
- Торак милекчеләр ширкате 72 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Барысы 20 кеше хезмәт куя.
Быел Механизаторлар урамын-дагы 7 нче йортның, Ленин проспекты 32, 86,106 А, 79А йортларының подъездында ремонт эшләнде. Ленин урамының 4 йортында түбә төзекләндерелде. Шулай ук Ленин урамының 106 нчы йортында 365 мең сумлык ремонт башкарылды. Тынычлык урамы 11 нче йортның түбәсен төзекләндерүдә 70586 сумлык эш башкарылды. Ленин урамы 17 нче йортның түбәсен ремонтлау өчен дә 25 мең 615 сум акча тотылды. Бакча урамындагы 5 нче йортта, Тынычлык проспектындагы 25 нче йортта, Ленин урамындагы 91 нче йортта, Тынычлык проспектындагы 10 нчы йортта, Юбилей урамындагы 110 нчы йортта, Ленин урамы 38 һәм 61А йортларында балкон ремонтларын төгәлләп бетерәсебез бар.
Ленин прос-пектының 91 нче йортында инвалидлар өчен тотынып менеп- төшү җайланмасы эшләнде. Йортларга энергопаспортлар эшләү дәвам итә. Быелга Тынычлык урамы 21, 23 нче йортларга, Бакча урамы 3 һәм 4 нче йортларга эшләү каралган. Һәрбер фатир хуҗасы су хисаплагычларын үз вакытында айлык хисаплауга кертеп барырга тиеш.Шуның өчен подъездларга хисаплагыч күрсәткечләрен язып салу өчен почта тармалары алып куелды. Бакча урамы 3 һәм 4 йортларда ике контурлы газ котеллары урнаштыру бара.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 21 август, 2013 63 (9809) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев