Актаныш

Көтү туктады, борчуы калды

Яңа Әлем авылы сыерларын басудан куып тараттылар да, ноябрьнең беренче ункөнлегендә булган шушы вакыйгага 4 декабрьдә янә әйләнеп кайттылар. Районның административ комиссиясенә шушы җирлектән берьюлы 12 кеше чакырылган. Шуның 8е - сыерларын иректә йөрткән өчен. Үзләре яшәгән йорт яннарын чүп өеменә әйләндергән, төзелеш материаллары белән "чуарлаган" һәм терлекләрен урамга, яланга...

Яңа Әлем авылы сыерларын басудан куып тараттылар да, ноябрьнең беренче ункөнлегендә булган шушы вакыйгага 4 декабрьдә янә әйләнеп кайттылар. Районның административ комиссиясенә шушы җирлектән берьюлы 12 кеше чакырылган. Шуның 8е - сыерларын иректә йөрткән өчен.
Үзләре яшәгән йорт яннарын чүп өеменә әйләндергән, төзелеш материаллары белән "чуарлаган" һәм терлекләрен урамга, яланга чыгарып, иреккә җибәргән гражданнарга карата ачылган административ материаллар каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе - районның административ комиссиясе рәисе Илнар Фәттахов алып барды.
Яңа Әлем авылыннан чакырылган 6 гражданга 2шәр мең сум күләмендә штраф түләтү турында карар чыгарылды. Бу - әлеге төр административ хокук бозылган очракта административ комиссия тарафыннан күрелә торган иң минималь чара.
"Көтү иртә туктады, без сыерны ябып тотыйкмыни?", "Яланга кудык, басуга түгел. Басуны каравылчы сакласын", "Сыерны бетерикмени инде? Авылда мал-туар асрау әллә җиңелме?" - комиссиягә чакрылганнарның сүзендә дә хаклык бар кебек. Әмма аның негатив ягына да күз йомарга кирәкми.
Беренчедән, эре мал югалу, урлау фактлары буенча елына күпме җинаять эше кузгатыла? Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегеннән алынган хәбәрләрдә күренгәнчә, мондый очраклар кимеми. Аннары караучысыз, иректә йөргән терлегенең җинаятьче корбанына әверелүен кем генә теләр иде икән?
Икенчедән, йорт хайваннарының караңгыда, эңгер-меңгердә машина юлына килеп чыгып, юл һәлакәтенә сәбәпче булу очраклары да юк түгел. Кызганыч, мондый фаҗигале хәлләр районыбызда да кабатланып тора.
Көтүне авыл халкы җирлек башлыгы белән берлектә үзе оештыра ала. Аны һава торышына карап туктаталар. Быелгы озын көздә: "Көтүне туктатмыйбыз әле", - дип кисәтү ясаган җирлек башлыклары барлыгы да мәгълүм.
Татар Ямалы авылыннан 2 гражданга карата да сыерлары басу таптаган өчен административ чара (2шәр мең сум) күрелде.
Тәртип капка төбеннән башлана
Тирә-якның чисталыгын район халкы бергәләп кайгыртырга бурычлы. Экологик таләпләр кемнең кем булуына карамый, һәркемгә дә бертигез кагыла. Ә чисталык йорт яннарын тәртипләп тотудан башлана. Урам якта, җирлек башлыгының язмача рөхсәтеннән башка, бернинди төзелеш материалы да, техника запчастьлары да торырга тиеш түгел. Капка төбен, ихата яннарын чиста-пөхтә тоту хуҗаларның тормыш кануннарына мөнәсәбәтен күрсәтә.
Административ комиссия утырышына районыбызның Яңа Әлем, Иске Сәфәр, Киров, Иске Богады, Чалманарат, Уразай авылларыннан 21 йорт хуҗасы чакырылган иде. Төрле авылларда яшәсәләр дә, алар бер үк законны бозганнар: яшәгән йортлары тирәсендә төзелеш, ягулык өчен сатып алынган материаллар - ком, кирпеч, утын өелгән, аунап яткан машина көпчәкләрен, чеби ояларын алып куярга өлгермәгәннәре дә бар. Комиссия тикшерүе килгәнче, берсенең дә авыл җирлегеннән алынган рөхсәт кәгазе булмаган. Монысын җирлек башлыклары аңлатып бетермәгәнме, үзләре игътибарсыз калдырганмы, тик законны белмәү әле ул җаваплылыктан беркемне дә азат итми. Тәртипне, законны бозган өчен исә административ җаваплылыкка тарту каралган. Ә минималь административ штраф суммасы - 2000нән алып 5000 сумга кадәр.
Шуны онытмыйк: төзелеш өчен кирәк булган материалларны йорт каршына вакытлыча өеп куюга җирлек башлыгының язмача рөхсәте кирәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: