Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!

Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясенә янәдән старт бирелә. Әлеге чара 13-24 март көннәрендә үтәчәк. Мәкерле афәткә каршы халык белән бергә көрәш күпкә нәтиҗәле, үтемле. "Шунысы мөһим: наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат акция чорында гына түгел, теләсә кайсы вакытта да кабул ителә. Халыкның битараф...

Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясенә янәдән старт бирелә. Әлеге чара 13-24 март көннәрендә үтәчәк.

Мәкерле афәткә каршы халык белән бергә көрәш күпкә нәтиҗәле, үтемле. "Шунысы мөһим: наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат акция чорында гына түгел, теләсә кайсы вакытта да кабул ителә. Халыкның битараф булмавы җинаятьчеләрне ачыклауда бик зур ярдәм итә ала", - дип ассызыклыйлар Актаныш эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларга үз куркынычсызлыклары өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин. Шулай ук, наркомания чиреннән дәвалау чаралары турында да сорашып шалтырату мөмкинлеге тудырылган.

Реклама

Хәбәрләр район эчке эшләр бүлегенә 3-04-02, Татарстан Эчке эшләр министрлыгына 8(843) 291-20-02 номерлары аша "ышаныч телефоны"на яки 112 номерына Бердәм коткару хезмәтенә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев