Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мин ул солдатны җирләүдә шаһит

Актаныш районы Татар Суыксуы авылына әтием Хәйруллин Әһдулла (1906 елгы) 1947 елда авыл Советы рәисе итеп сайланды. Әнием балалар бакчасында эшләде. Мин II сыйныфта укыдым. 1947 елның 16 мае ял көне булгандыр, мәктәп ихатасына завуч апаның сугыштан яраланып кайткан, шул яралардан ук вафат булган ирен мәктәп бакчасына кабер казып җирләделәр....

Актаныш районы Татар Суыксуы авылына әтием Хәйруллин Әһдулла (1906 елгы) 1947 елда авыл Советы рәисе итеп сайланды. Әнием балалар бакчасында эшләде. Мин II сыйныфта укыдым. 1947 елның 16 мае ял көне булгандыр, мәктәп ихатасына завуч апаның сугыштан яраланып кайткан, шул яралардан ук вафат булган ирен мәктәп бакчасына кабер казып җирләделәр. Ике кеше, алар хәлсез иде, сәләмә генә киенгәннәр. Бик тирән булмаган кабергә солдатның мәетен урнаштырып күмделәр. Ике җирләүче дә мин - башка берәү дә булмады. Мин ничек килеп чыкканмын, анысын хәтерләмим. Кабер өстен тигез итеп куйдылар. Әтигә әйтмәскә куштылар. Гомер буе күңелемдә йөрде, дустыма да сөйләмәдем. Миңа хәзер 76 яшь. Ул каберне табармын дип уйлыйм. Мәктәп директоры Газиз Мәҗитов иде. Чуракай авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев