Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МУЛЛАЯН ЯКУПОВка - 80 яшь

Уръяды авылында гомер итүче, безнең өчен бик кадерле, олы җанлы, киң күңелле, кешелекле, гомер буе сәламәтлек сагында тырыш хезмәт куеп ихтирам казанган хезмәттәшебез МУЛЛАЯН ДИНМӨХӘММӘТ улы ЯКУПОВ 10 декабрьдә үзенең күркәм бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен каршылый. Хөрмәтле Муллаян Динмөхәммәт улы! Шушы зур һәм якты бәйрәмегез көнеңдә без Сезне ихластан...

Уръяды авылында гомер итүче, безнең өчен бик кадерле, олы җанлы, киң күңелле, кешелекле, гомер буе сәламәтлек сагында тырыш хезмәт куеп ихтирам казанган хезмәттәшебез МУЛЛАЯН ДИНМӨХӘММӘТ улы ЯКУПОВ 10 декабрьдә үзенең күркәм бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен каршылый.
Хөрмәтле Муллаян Динмөхәммәт улы! Шушы зур һәм якты бәйрәмегез көнеңдә без Сезне ихластан котлыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
Тормыш юлыгыз сикәлтәле булса да, Сез чын кеше булып кала белдегез. Ялгыз тормыш итсәгез дә, кызыгызга олы терәк булдыгыз. Бүгенге көндә дә Сез авылдашларыгызга, тирә-як кешеләргә, хезмәттәшләрегезгә акыллы киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп яшисез.
Без Сезне чын күңелдән хөрмәт итәбез. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларыгыз имин, сау-сәламәт булып, бәхетле картлыкта үтсен иде.
80 яшь ул - озын гомер юлы,
Аны узу - үзе зур бәхет.
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән
Бизәдегез Сез аны һәрвакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев