Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район пенсия фонды яңалыклары

Район пенсия фондының күчмә утырышы 26 апрель көнне Киров авылында уздырылды. Белгечләр гражданнарны кабул итү вакытында пенсия исәпләүдәге яңалыклар, пенсия фонды идарәсендәге электрон сервис эшчәнлеге белән таныштырдылар. Электрон хезмәт күрсәтүләр порталында үзеңнең пенсия күләме турындагы мәгълүматны ничек табарга, кайчан кемнәрнең пенсияләре арта - шулар хакында да җанлы сөйләшүләр булды. Клиентлар...

Район пенсия фондының күчмә утырышы 26 апрель көнне Киров авылында уздырылды. Белгечләр гражданнарны кабул итү вакытында пенсия исәпләүдәге яңалыклар, пенсия фонды идарәсендәге электрон сервис эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Электрон хезмәт күрсәтүләр порталында үзеңнең пенсия күләме турындагы мәгълүматны ничек табарга, кайчан кемнәрнең пенсияләре арта - шулар хакында да җанлы сөйләшүләр булды. Клиентлар белән эшләү хезмәте белгече Рәмилә Сәрвәрова һәр сорауга җавап биреп, аңлату эшләре белән беррәттән, пенсия белән тәэмин итү, компенсация һәм социаль түләүләр турында буклетлар да өләште. Күчмә утырышлар пенсия фонды идарәсенә килеп йөри алмаучылар өчен аеруча файдалы. Алар үз җирлекләрендә генә дә пенсия фондына кирәкле документларын тапшыра алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев