Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Райондашыбызга - 95 яшь

Иске Солтангол авылында гомер итүче тыл ветераны Димиева Гөлбүләк Шагишәрип кызы 2015 елның 13 ноябрь көнендә 95 яшьлек юбилеен билгели. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Шулай ук Гөлбүләк Димиеваны зур бәйрәме белән котларга "Тамыр" хуҗалыгы...

Иске Солтангол авылында гомер итүче тыл ветераны Димиева Гөлбүләк Шагишәрип кызы 2015 елның 13 ноябрь көнендә 95 яшьлек юбилеен билгели.
РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.
Шулай ук Гөлбүләк Димиеваны зур бәйрәме белән котларга "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе исеменнән баш зоотехник Рафил Галиев һәм Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рамил Әмиров килгәннәр иде.
Гөлбүләк Димиева Солтангол авылында туган. Сигез яшьтән әнисе үлеп, балачагы тиз төгәлләнгән: ашарга әзерләп, абыйларын караган. 1941 елның 28 апрелендә кияүгә чыккан, ә инде 22 июньдә сугыш башланган. Ире Хуҗәхмәт һәм 3 бертуган абыйсы сугышка киткән.
Сугыш чорында барлык ир-ат эше дә хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ачлык һәм сугыш елларының ятимлек, толлык ачысын үз җилкәсендә татыган Гөлбүләк Димиева.
Бүгенге көндә дәүләт программасы нигезендә сугыш ветераннары һәм аларның хатыннары өчен төзелгән, барлык уңайлыклары да булган агач йортта балалары тәрбиясендә гомер кичерә.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев