Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗНЕҢ ЯРДӘМ КИРӘК, БИТАРАФ КАЛМАСАГЫЗ ИДЕ: Псковта 2 Актаныш солдаты табылган, аларның туганнарын эзлиләр!

Районның башка авылларында Татар Әҗбиеннән Бәшәров Тимершәех һәм Шәехов (Бәшәров) Миршәехләрнең гаиләләрен, туганнарын белүчеләр юкмы икән? Каядыр укыган, эшләгән, аралашкан кешеләр бит инде алар. 1915 елда туган кешенең хатыны, балалары да булгандыр.

 Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 73 ел узса да, илебезне чиксез югалтуларга дучар иткән канкойгыч сугыштан дистә еллар аша да хәбәрләр килеп тора. Быел Псков өлкәсенең Кунья районында 18 совет сугышчысы табылды. Кызганыч, бишесенең генә үлем медальоны дип аталган кәгазләре сакланган. Алар бишесе дә Татарстаннан булып чыкты (икесе Актаныш районыннан). Дүртесенең язулары яхшырак сакланган иде, исемнәрен, адресларын укып, туганнарын табып солдатларның хәбәрләрен җиткердек. 

Иңе 4-5, озынлыгы 20 сантиметрлап булган бу кәгазь тасмаларның бишенчесе начар сакланган булу сәбәпле, аның язуларын өлешчә генә укый алдык. Россиянең Саклану министрлыгы Үзәк архивы документлары белән чагыштырып, без бу сугышчының Актаныш районы Татар Әҗбие авылыннан булырга мөмкин дигән фикергә килдек (медальонда авыл исемен «Тат асябй» дип укыйбыз): 
ШӘЕХОВ (…)шәех Тимершәехович, 1915 елда ТАССРның Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туган. Гаиләсе: Бәшәров Тимершәех, адресы шул ук.

Актаныш районы хәрби коммисариатының 1955 елда Саклану министрлыгы архивына җибәргән юлламасында 1916 елда туган Бәшәров Мирдшәех (Миршәех, Мирзашәехме?) Тимершәехович турында мәгълүмат бар. Әнисе Бәшәрова Гөлявгар эзләгән. Шул кеше табылмадымы икән Псков өлкәсендә? Шушы сорауга әлегә җавап юк.

Кама суын күтәреп су астында калган, халкы төрле якка таралган авыл кешеләрен, аларның документларын эзләү шактый авыр булып чыкты. Әлегә район, авыл җирлекләре архивлары аша эзләү дә нәтиҗә бирмәде. 
Районның башка авылларында Татар Әҗбиеннән Бәшәров Тимершәех һәм Шәехов (Бәшәров) Миршәехләрнең гаиләләрен, туганнарын белүчеләр юкмы икән? Каядыр укыган, эшләгән, аралашкан кешеләр бит инде алар. 1915 елда туган кешенең хатыны, балалары да булгандыр. 

Әйтер сүзегез булса, зинһар, безгә Казанга «Ватан» эзләнү үзәгенә 555-02-55 яки 8-953-499-22-72 телефоннарына, mipc@mail.ru электрон адресына хәбәр итсәгез иде. 
Битараф калмассыз дип уйлыйм. Бу солдат, аның туганнары да, эзләнүчеләр дә сезнең ярдәмегезгә ышанып калалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев