Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Син һәрвакыт безнең күңелдә...

(Әтием Фнүн Хәй улы Тимеров истәлегенә багышлана) Язлар килә тагын бар дөньяга, Яңарта ул бөтен уйларны. Хатирәдә гүя кабатлый ул Синең белән узган елларны. Әйе, җиргә тагын язлар килә. Ничәнче кабат инде алар синсез үтә, Әтием! Акрын гына хатирә йомгагы сүтелә: бергә булган чакларга кайтара, күңелле вакыйгаларны искә төшерә. Чыннан...

(Әтием Фнүн Хәй улы Тимеров истәлегенә багышлана)
Язлар килә тагын бар дөньяга,
Яңарта ул бөтен уйларны.
Хатирәдә гүя кабатлый ул
Синең белән узган елларны.
Әйе, җиргә тагын язлар килә. Ничәнче кабат инде алар синсез үтә, Әтием!
Акрын гына хатирә йомгагы сүтелә: бергә булган чакларга кайтара, күңелле вакыйгаларны искә төшерә. Чыннан да, мин бәхетле идем. Янәшәдә пар канат - әти-әни, кечкенә энем, туганнар ... Бергә-бергә табигать кочагында ял итүләр, гаилә бәйрәмнәре, кыз бала булуга карамастан, беренче тапкыр машина рулен тотып карау - барысы да бүгенгедәй хәтердә. Әниебез белән бер-берегезне күз карашыннан да аңлап, уртак тырышлык белән йорт җиткереп кердегез. Синең кул җылысы калган өебезнең һәр почмагыннан бүген дә наз сирпелә, бүген дә сине туган өебездә яклаучыбыз да, саклаучыбыз да итеп тоябыз, Әтием.
Бергә эшләгән хезмәттәшләрең дә сине сагынып, яратып искә ала, Әтием! Синең кешелекле, олы йөрәкле, һәрвакытта да ярдәм кулы сузарга әзер булган хезмәттәш, җитәкче булуыңны бүген дә ихтирам хисләре белән искә алалар. Мин бүген дә кешеләргә туры карап, "Мин - Фнүн кызы" дип әйтә алам икән, бу синең хезмәтең һәм кешеләргә мөнәсәбәтең нәтиҗәсе.
Туганнарыңны җыеп торучы да син идең, Әти! Инде 18 ел буе арабызда булмасаң да, әниебез шул туганлык җепләрен саклый, синең туганнарың белән араны өзми, бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез.
Без, балаларың өчен дә тыныч була аласың, Әти! Кызың, мәктәпне - алтын медальгә, югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклап, Актаныш гимназиясендә балаларга белем бирә. Ә улың, медицина академиясен тәмамлап, ординатурада белем алуын дәвам итә. Әниебез безгә әти дә, әни дә була белде, шуның белән кешеләр арасында синең дәрәҗәңне тагын да күтәрә алды. Балаларың өчен рухың тыныч булсын, Әтием! Йөзеңә кызыллык китермичә, синең лаеклы дәвамчыларың булырбыз!
60 нчы языңны каршы алган булыр идең, Әтием! Күңелдә сине юксыну... Ләкин без бәхетле: шундый Әтиебез булу белән бәхетле без ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев