Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Солдат әнисенә Рәхмәт хаты

Казан югары хәрби-команда училищесында хезмәт итүче райондашыбыз, Яңа Әлем егете Айнур Газинур улы Муллануров солдат хезмәтенә, авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлап, бу язда киткән. Ышанычлы, намуслы, әйткәнен үтәргә тырышучы егет танк училищесы командованиесенең дә, хезмәттәшләренең дә хөрмәтен яулаган. Шуңа дәлил: әнисе Дилбәр ханым Әнвәровага шушы көннәрдә Казан югары хәрби-команда...

Казан югары хәрби-команда училищесында хезмәт итүче райондашыбыз, Яңа Әлем егете Айнур Газинур улы Муллануров солдат хезмәтенә, авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлап, бу язда киткән. Ышанычлы, намуслы, әйткәнен үтәргә тырышучы егет танк училищесы командованиесенең дә, хезмәттәшләренең дә хөрмәтен яулаган.
Шуңа дәлил: әнисе Дилбәр ханым Әнвәровага шушы көннәрдә Казан югары хәрби-команда училищесы башлыгы, генерал-майор Владимир Майстренко имзалаган Рәхмәт хаты килеп ирешкән. "Сезнең улыгыз - дисциплиналы хәрби, корал белән оста эш итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Үрнәк хезмәте, фидакарь тырышлыгы белән ул дусларының да, командирларының да абруен яулады. Киләчәктә дә улыгыз хәрби бурычын үтәүдә башкаларга үрнәк булыр, Россиянең танк гаскәрләре традицияләрен намус белән үтәүне дәвам итәр дигән ышанычта калабыз", - дигән сүзләр бар әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев