Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда кичә өч бала суга батып үлгән

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районында бер баланың суга батып үлүен хәбәр иткән идек. Фаҗигале хәлләр моның белән генә бетмәгән булып чыкты. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә Татарстанда өч баланың суга батып үлүе теркәлгән. 22 июньдә 03:22 сәгатьтә Мөслим районы Мөслим авылында Ык елгасында...

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районында бер баланың суга батып үлүен хәбәр иткән идек. Фаҗигале хәлләр моның белән генә бетмәгән булып чыкты.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә Татарстанда өч баланың суга батып үлүе теркәлгән.
22 июньдә 03:22 сәгатьтә Мөслим районы Мөслим авылында Ык елгасында волонтерлар судан 1999 елгы яшь егетнең үле гәүдәсен чыгарган. Ул 19 июнь көнне юкка чыккан була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Кичә 14:00 сәгатьтә Баулы районы Татар Кандызы авылындагы буадан 2001 елгы яшь егетнең үле гәүдәсе чыгарыла. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену, ди коткаручылар.
Мамадыш районы Зур Шия авылы янындагы буада батып үлгән малайга 2010 елгы гына булган. Ул 16:30 сәгатьтә баткан. Сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену, диелә.
Хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз...
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59140-tatarstanda-өch-bala-suga-batyip-үlgәn.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев