Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туган якта табылган бәхет

Кадерле, газиз әниләребезгә ярату, хөрмәт хисләрен үзәк китапханә хезмәткәрләре 24 ноябрь көнне "Ана назы җирдә мәңгелек!" кичәсендә әдәби китаплар, аларда сурәтләнгән гыйбрәтле язмышлар, ана-бала мәхәббәте аша чагылдырып, китап укучы яшьләребезгә - технология техникумы укучыларына җиткерде. Салават Фәтхетдиновның "Әнкәй" видеоклибы белән башлап, укучыларны нәфислек, гүзәллек, матурлык дөньясына алып кереп китте китапханәнең...

Кадерле, газиз әниләребезгә ярату, хөрмәт хисләрен үзәк китапханә хезмәткәрләре 24 ноябрь көнне "Ана назы җирдә мәңгелек!" кичәсендә әдәби китаплар, аларда сурәтләнгән гыйбрәтле язмышлар, ана-бала мәхәббәте аша чагылдырып, китап укучы яшьләребезгә - технология техникумы укучыларына җиткерде.
Салават Фәтхетдиновның "Әнкәй" видеоклибы белән башлап, укучыларны нәфислек, гүзәллек, матурлык дөньясына алып кереп китте китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире - кичәне алып баручы Фәндия Гайнанова. Нурислам Хәсәновның "Бәхилләрме йөрәк" әсәренә китап укучылар конференциясе булып, әсәрдәге геройлар язмышы Актанышыбызның ике үрнәк гаиләсе мисалында чагыштырып каралды, викторина үтте. "Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!" дигән китап күргәзмәсе дә эшләде. Җырчыларыбыз Илнур Могътазиров, Алеся Арсланова әниләребезгә багышланган җырлар гөлләмәсе бүләк итте һәммәбезгә.
Актаныштан Данилә Кәрамова, Актанышбаштан Фәридә Хәкимова хатын-кыз, АНА буларак, тормыш тәҗрибәләре, бәхетле яшәү серләре белән уртаклаштылар. Данилә һәм Айрат Кәрамовлар гаиләсе хакында газетабызның 18 ноябрь санында хезмәттәшем Гөлназ Хөҗҗәтованың "Мин - Актанышның патриоты" язмасында якты, җылы итеп бәян ителгән иде. Бүгенге язмамда тыл ветераны Фәридә апа Хәкимованың тормыш юлына игътибарыгызны юнәлтәм. Фәридә Гатуф кызы 1928 елның 15 июлендә Яңа Кормаш авылында туа. Татар Суыксуы авылында җиденчене тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1945 елда Иске Кормаш мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Чалманарат, аннан соң Актанышбаш мәктәпләрендә укыта, 21 елын мөдир булып эшли. 1950 елда Актанышбаш егете Мәхиян Хәкимов белән парлы гомер юлын башлыйлар, 54 ел иңгә-иң куеп яшиләр. Олы уллары Хавил, икенчеләре Хәлил, төпчекләре Илдус та бәхетләрен дә, үзләренә тиң парларын да туган якта табып, район үсеше өчен лаеклы хезмәт куючылар. Хавил-Дилара, Хәлил-Илгизә, Илдус-Роза Хәкимовлар гаиләләре - районда үрнәк гаиләләр. Фәридә апаның 7 оныгы, 2 оныкчыгы бар бүгенге көндә.
- Күңел - йомшак, таләпчәнлек зур булды. Яшьләр, сезгә әйтәсе теләгем - яраткан эшем, дип сөенә-сөенә эшкә барыгыз, өем, гаиләм, яраткан ирем, балаларым, аларны тәрбиялим, дип сөенә-сөенә эштән кайтыгыз. Олыгайган көнегездә балаларыгыз тәрбиясендә үзегез дә хөрмәтле булыгыз. 90ны түгәрәкләргә бер ел калды, балаларым тәрбиясендә яшим, урыным түрдә, Аллага шөкер, - дип, хәер-фатихасын бирде Фәридә апа.
Балалары, оныклары исеменнән котлаучы төпчек улы - районда техника күзәтчелеге инспекторы Илдус Хәкимов:
- Нәрсә соң ул бәхет? Без бәхетле кендек каны тамган туган җирдә яшәвебез белән, илнең тынычлыгы белән. Төп нигезгә әнием янына көн дә кайтуым белән икеләтә бәхетлемен. Яшьләр, әнием кебек хөрмәтләрне күрерлек, балаларыгыз өчен сөенеп утырырлык итеп яшәгез. Хөрмәтебезне әниләребезгә күрсәтә белсәк иде, Ана назы, Ана догасы астында яшик һәммәбез дә, - дип, әнисенә чәчәк бәйләме тапшырды.
- Без - китапханәчеләр китап аша, матур әдәбият аша яшьләребезне, райондашларыбызны тәрбиялибез, фикерләрен, дөньяга карашларын үзгәртеп, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәргә өндибез. Әниләр - күңелдә. Ана сүзенә тап төшерми балалар тәрбияләгән, бүген аларның хөрмәтендә яшәүче Данилә, Фәридә апа белән аралашып, тормыш тәҗрибәбезне арттырдык, киңәшләрен тыңладык. Җан җылысы белән, матур сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын һәммәбезгә дә, - дип, үзәк китапханә директоры Ландыш Шәмсунова кадерле әниләребезгә истәлек бүләкләре тапшырды, катнашучыларга, китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев