Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тыл ветераны Гыйльманов Нурлыгаян Гыйльман улына - 90 яшь

1 апрель көнне Иске Богады авылында яшәүче тыл ветераны Гыйльманов Нурлыгаян Гыйльман улына 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, сугыш китергән барлык авырлыкларны да үз җилкәләрендә күтәрә. 50 ел стажы булган Гыйльманов Нурлыгаян ага урманчы, колхозда төзү бригадиры булып хезмәтен куя. Кызы Рәсимә:...

1 апрель көнне Иске Богады авылында яшәүче тыл ветераны Гыйльманов Нурлыгаян Гыйльман улына 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, сугыш китергән барлык авырлыкларны да үз җилкәләрендә күтәрә. 50 ел стажы булган Гыйльманов Нурлыгаян ага урманчы, колхозда төзү бригадиры булып хезмәтен куя.
Кызы Рәсимә:
- Безнең әти бик дөрес, төгәл, таләпчән, гади кеше. Һәрвакыт режим белән яшәде, беркайчан да хәмер эчмәде, тәмәке тартмады. Әни белән матур итеп, безгә үрнәк булып гомер кичерәләр. Әле алдагы көннәрдә дә шулай ук бергә яшәргә язсын иде.
Тормыш иптәше Сәрмәдия апа белән 62 ел бергә гомер итеп, хәзер дә авылдашларына үрнәк булырдай гаилә алар. Бүгенге көндә Нурлыгаян ага белән Сәрмәдия апа Иске Богады авылында улы Рәис, килене Рәсимә тәрбиясендә яшиләр. Нурлыгаян аганы олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рамил Әмиров һәм авыл хуҗалыгы вәкиле Рафил Галиев та Нурлыгаян абыйга изге теләкләрен юлларга килгәннәр иде.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев