Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Унөч өлеш, унөч бөртек, унөч бәхете без әнкәйнең

Нәкъ тә 80 ел элек, 1 июль көнендә, ямьле җәйне тагын да ямьләндереп, Яңа Кормаш авылында Хәлимә һәм Нурлыгаян Хафизовлар гаиләсендә бер кыз бала җиһанга аваз сала. Аңа Җиһания дип исем кушалар. Әтисен сугышка алалар, озак та үтми хәбәрсез югала. Ятимлек ачысын 5 яшендә татый ул. Кадерле әннәсе бердәнберен ялгызы...

Нәкъ тә 80 ел элек, 1 июль көнендә, ямьле җәйне тагын да ямьләндереп, Яңа Кормаш авылында Хәлимә һәм Нурлыгаян Хафизовлар гаиләсендә бер кыз бала җиһанга аваз сала. Аңа Җиһания дип исем кушалар. Әтисен сугышка алалар, озак та үтми хәбәрсез югала. Ятимлек ачысын 5 яшендә татый ул. Кадерле әннәсе бердәнберен ялгызы тәрбияләп үстерә.
Кормашның бик тә чибәр, зәп-зәңгәр күзле, Мулланур исемле егетенә гашыйк була Җиһания. Аны армия сафларына озатып, зарыгып көтеп ала. 1958 елның декабрендә кавышып, бергә яши башлыйлар. Көттереп кенә, 1960 елның 2 гыйнварында, гаиләләрен түгәрәкләндереп, олы абыебыз Илүс туа. Аннары бер-бер артлы Иршат, Илүзә, Илсур, Асаф, Лениза, Рина, Раил, Лилия, Әнәс, игезәкләр Ирек-Илгизәр һәм "бик җитте" Рәсүл туа. Әниебезгә бу батырлыгы өчен Герой-Ана медале бирелә. Бер-беребезне карашып, ярдәмләшеп, тәгәрәшеп үскәндә, гаиләбезгә зур кайгы килә. Әтиебез авариягә очрый, һәм бу бәхетсезлек аны гомерлеккә бездән аера. Сөеклесен, туганнарын, газиз балаларын ятим калдырып, нибары 48 яшендә җир куенына керә. Ул вакытта Илүс абыйга - 24, ә иң кечкенә Рәсүлгә 5 яшь иде. Әниебез иңнәре күтәрә алмастай бу авыр кайгыдан нык авырды һәм күп операцияләр кичерде. Балаларның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип, көн-төн эшләде. Зур гаиләнең йөген тарта, ата да, ана да үзе була. Ул вакыттагы кайгы-хәсрәтләрнең ачысын үзе генә белде. Шушы авыр минутларында әниемнең янәшәсендә һәрчак әннәсе Хәлимә булды. Әбекәй төпле акыллы, сабыр, ярдәмчел, бар эшкә дә уңган зат иде. Әлеге язмамда да әбекәйне олы хөрмәт белән искә алам. Ул безгә икенче әниебез кебек бик-бик кадерле булды. Аның вафатына да киләсе елда 20 ел була. Әбекәебез, без сине онытмыйбыз, урының оҗмахның түрендә булсын, тыныч йокла.
Гаиләбездә әниемнең ярдәмчеләре Илүс абый, Иршат абый, Илсур абый, Илүзә апа булды. Гомер үтә аккан су кебек, инде хәзер күпләребезнең балалары башлы-күзле, оныклар да гаиләле. Аллага шөкер, әниебезгә оныкчыкларын да күрергә язды. 80 көз, 80 кыш, 80 яз, 80 җәй һәм аның эченә сыйган кайгы-сагыш, югалтулар, шатлыклар.
Әниебез бүгенге көндә гөрләшеп, шатланып, энебез Рәсүл, киленебез Көлемсәр, ике оныгы тәрбиясендә яши. Без энебезгә, киленебезгә бик рәхмәтле. Төп йортыбызның утын сүндерми яшәүләренә һәм әнине тәрбияләүләренә бик сөенәбез. Энем - балта остасы, кулыннан гөлләр коя, киленебез мәктәптә математикадан укыта. Алар һәрчак һәркемгә ачык йөзле, өстәлләре тулы сый-нигъмәт.
Әниебез, кадерлебез! Без - унөч балаң, унөч шатлыгың бүгенге көндә, Аллага шөкер! Барыбыз да исән-сау, үз гаиләләребез белән яшибез. Әни, сиңа нәрсә теләсәк тә аз булыр кебек. Бар гомереңне сәламәтлек белән, кайгы күрмичә, өебезнең нуры булып, безгә кирәк һәм терәк булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев