Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк

Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк. Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике урынның берсен биләү мөмкинлеге бар, чөнки Татарстан башкаласы твоя-россия.рф. сайтында...

Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк.
Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике урынның берсен биләү мөмкинлеге бар, чөнки Татарстан башкаласы твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү буенча лидерлар рәтендә. Төп бурыч - алдынгы позицияне саклап калу һәм башка шәһәрләрдән күбрәк аерма белән тавыш җыю. Моның өчен элек башка ысул белән тавыш бирүчеләрнең дә катнашуы кирәк.
#200казань инициатива төркеме әгъзалары 19.00-20.00 сәгатьләрдә телевизорны яки «Народная банкнота» программасы онлайн-трансляциясен җибәрергә һәм тапшыруда тәкъдим ителгән ысул белән Казан өчен тавыш бирергә өнди. Һәр смс-хәбәр хәлиткеч роль уйнарга мөмкин.
Искәртеп үтик: Татарстан башкаласы яңа банкнотларда Казан Кремлен һәм Казан (Идел буе) федераль университетын сурәтләргә тәкъдим итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев