Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Якынымның туган көне

Сарман районы Казаклар авылында дөньяга килгән, бүгенге көндә Актаныш авылында гомер итүче ДАИМӘ ЗЫЯТДИН кызы ВӘЛИЕВАның 14 март көнне 80 яшьлек юбилее. Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә, сине кояш белән тиңлисебез килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең,...

Сарман районы Казаклар авылында дөньяга килгән, бүгенге көндә Актаныш авылында гомер итүче ДАИМӘ ЗЫЯТДИН кызы ВӘЛИЕВАның 14 март көнне 80 яшьлек юбилее.
Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә, сине кояш белән тиңлисебез килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, шәфкать туташы булуың син туганчы холкыңа салынгандыр. Шуны тормышыңда сизеп-тоеп, бик уңышлы кулланып, бүгенге көндәге хөрмәтле кадерле кешегә әверелгәнсең. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән якты нурлар янәшәңдәгеләрне һәрчак үз яныңа җыя.
Кадерлебез! Ачык йөзле, сабыр холыклы һәм һәрвакыт кайгыртучан әниебез, сине алдагы көннәреңдә дә Ходай сәламәтлектән аермасын, безгә терәк булып, киңәшләрең белән куандырып гомер ит.
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл -
Барысы да үрнәк алырлык.
Сөеклебез, безнең өчен
Изгенең изгесе син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев