Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юл хаталарны кичерми

Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлылык җитеп бетми. Кайбер шоферлар уң-сулга бөтенләй карамый ашыгалар, өстәвенә, рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшәләр. Җәяүлеләрдән дә саклык сорала. Мин хаклы дигән фикерне онытырга кирәк. Чөнки юлларда бозлавык яисә юеш булса, транспорт чарасы, әкренәйгән очракта да, туктап бетә алмый. Шуның өчен, юл аша чыкканда,...

Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлылык җитеп бетми. Кайбер шоферлар уң-сулга бөтенләй карамый ашыгалар, өстәвенә, рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшәләр. Җәяүлеләрдән дә саклык сорала. Мин хаклы дигән фикерне онытырга кирәк. Чөнки юлларда бозлавык яисә юеш булса, транспорт чарасы, әкренәйгән очракта да, туктап бетә алмый. Шуның өчен, юл аша чыкканда, әлеге хакыйкатьне дә истә тотарга кирәк.
Агымдагы елның 9 аенда район территориясендә барлыгы 41 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, шуларда 13 кешенең гомере өзелде, 63 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Тиешле тизлек режимын сакламау аркасында 12 очрак күзәтелеп, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 18 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Юл кисешендә бер-береңә юл бирмәү нәтиҗәсендә, 8 очрак теркәлеп, 1 кешенең гомере өзелде, 12 кеше төрле җәрәхәтләр алып хастаханәгә озатылды. Җәяүлеләр гаебе белән барлыгы 7 авария очрагы теркәлде, аларда 1 кеше һәлак булды, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Шулай ук, юлның каршы як полосасына чыгып, 5 бәхетсезлек очрагы теркәлде, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 11 кеше төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылды. Юл һәлакәтенең 4 очрагы тиешле аралыкны сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан булса, 2 очрагы техника белән саксыз идарә итүгә бәйле. Аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шулай ук, юл-транспорт һәлакәтнең велосипедчы гаебе белән 1 очрагы теркәлеп, 1 кешенең гомере өзелде.
Юл фаҗигаләренең 16 очрагы М-7 "Волга" федераль юлында теркәлгән һәм аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 15е төрле тән җәрәхәтләре алган. Актаныш районы юлларында барлыгы 13 очрак теркәлеп, аларда 4 кеше һәлак булган, 24е төрле травмалар алган. Торак пунктларда 10 бәхетсезлек очрагында 1 кеше якты дөнья белән хушлашты, 16сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатылдылар.
Юл-транспорт һәлакәтенең урыннар буенча төп сәбәпләре:
М-7 "Волга" федераль юлында:
- тизлек режимын дөрес сайламау нәтиҗәсендә 5 әйләнү очрагы;
- юл кисешендә бер-береңә юл бирмәү нәтиҗәсендә 4 очрак;
- юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 2 очрак;
- җәяүлеләрнең өстенә менү- нең 2 очрагы;
- техника белән саксыз идарә итү нәтиҗәсендә 1 очрак;
- тиешле аралыкны сакламау нәтиҗәсендә 1 очрак;
- велосипедчыны бәрүнең 1 очрагы.
Актаныш районы юлларында:
- тизлек режимын дөрес сайламау нәтиҗәсендә 6 әйләнү һәм бәрелү очрагы;
- юл кисешендә бер-береңә юл бирмәү нәтиҗәсендә 3 очрак;
- юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 1 очрак;
- техника белән саксыз идарә итү нәтиҗәсендә 1 очрак;
- тиешле аралыкны сакламау нәтиҗәсендә 1 очрак;
Торак пунктларда:
- җәяүлеләрне таптауның 5 очрагы;
- техника белән саксыз идарә итү нәтиҗәсендә 1 очрак;
- юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 2 очрак;
- юл кисешендә бер-береңә юл бирмәү нәтиҗәсендә 1 очрак;
- тизлек режимын дөрес сайламау нәтиҗәсендә 1 әйләнү һәм бәрелү очрагы;
Әлеге 38 юл-транспорт фаҗигасендә 10 очрак транзит транспорт чарасы белән идарә итүчеләр гаебеннән килеп чыкса, 10 очракның Татарстан Республикасының башка районнарыннан килүче шоферлар гаебе белән булуы ачыкланды. Әлеге фаҗигаләрдә барлыгы 2 кешенең гомере өзелде, 9ы төрле тән җәрәхәтләре алды.
Хәрәкәт куркынычсыз булсын өчен читтәге юлларда транспорт чараларының тизлеге сәгатенә 90 километрдан артырга тиеш түгел. Бу әле күз күреме яхшы булганда шулай. Ә хәзерге һава торышы алышынган вакытта, бигрәк тә, соңгы арада - көзге чордан кышкы вакытка күчкән вакытта, һава температурасы кинәт төшеп, кар катыш янгырлар ява башлый. Урыны белән юл өстендә бозлавык барлыкка килә, төнге һәм иртәнге вакытта еш кына томан төшә. Һава торышының болай үзгәрүе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кыен хәлгә калдыра. Кемнәрдер, иртә әле дип, җәйге тәгәрмәчләрен кышкы яки шиплы көпчәкләргә алыштырмый йөри.
Хөрмәтле гражданнар, көннәр хәзер кышка таба авыша. Табигатьнең иң "алдашкан" вакыты. Үзегезне, башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркыныч астына куймагыз!
Агымдагы елның 9 аена теркәлгән иң күп авария вакыты июль аена туры килә: ай дәвамында 9 юл фаҗигасы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев