Актаныш

Юл хаталарны кичерми

Кечкенә чагында берәр яңарак машина күрсәк, без, малай-шалайлар тәрәзәсенә сыланып, аһ-ух килеп, эчен күзәтә идек. Хәзер инде урамнан узган аллы-гөлле техникага күз иярми: районда машина саны да, йөртүчеләр саны да чүпрәгә төшкән сан кебек кабара. Кызганыч, аңа ияреп юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Ә соңгы арада аларга бәйле фаҗигале үлемнәрнең артуы...

Кечкенә чагында берәр яңарак машина күрсәк, без, малай-шалайлар тәрәзәсенә сыланып, аһ-ух килеп, эчен күзәтә идек. Хәзер инде урамнан узган аллы-гөлле техникага күз иярми: районда машина саны да, йөртүчеләр саны да чүпрәгә төшкән сан кебек кабара. Кызганыч, аңа ияреп юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Ә соңгы арада аларга бәйле фаҗигале үлемнәрнең артуы - аеруча аяныч.

2013 елда гына җирлегебездә 42 юл-транспорт һәлакәте (ДТП) теркәлгән. Аларда 17 кешенең гомере өзелгән, 70 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 2012 елның саннарына караганда, юлдагы фаҗигаләр бераз кимесә дә, бакыйлыкка күчкәннәрнең саны артуга таба. Шунысы аяныч, исерткеч эчемлек кулланып, руль артына утырганнар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре дә узган еллар белән чагыштырганда 40 процентка арткан (Татарстан буенча әлеге күрсәткеч -16,4 процент). Машинасының алгы тәрәзәсенә "Алла сакласын"ны ябыштырып, бераз "чеметкән" килеш рульгә утыру, кызганыч, күпләр өчен гадәти күренешкә әверелеп бара. Кануннардагы үзгәрешләр дә, ничек кенә кырысланмасын, күрәсең, әлегә ярдәм итми. Ирексездән, инде олы яшьтәге абзыйларның сөйләгәне хәтергә төшә: "Ул гаишник дигән кеше 3-4 районга берәү генә иде. Колхозда иртәнге нәрәттән соң бер кырлыны тотып куйгач кына рульгә утыра идек. Арада хәтта эчми генә бик рәтле рульдә йөри белмәгән кешеләр дә бар иде. Тик берәү дә авариягә очрамый иде. Юл читенә төшеп китүчеләр байтак булды, кәнишне, тик берәү дә үлми иде..." Билгеле, шулай булырга тиеш икән, дигән фикер калмасын, дөньялар үзгәрә, тарихка бер адым гына ул.

Җирлегебездәге вәзгыятьнең сәбәпләрен ачу һәм юлда йөрүчеләрнең үзләре белән әңгәмә кору ниятеннән, безнең иҗат төркеме дә шушы көннәрдә юл-патрульлек хезмәте инспекторлары Илдус Имамразыев һәм Радик Харисовка ияреп, юлга чыгарга булдык. Машина йөртүчеләргә тәүге сорау: "Исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларга карашыгыз нинди?"

- Шофер кешенең эчкән килеш руль артына утыруын күз алдына да китерү мөмкин түгел, - ди технологик техникумда 30 елдан артык белем һәм тәрбия биргән, укучыларны зур йөк машиналары белән идарә итәргә өйрәткән Азат Фәтхетдинов. - Әлеге хәлнең аянычлыгын без укучыларга да еш кабатлыйбыз. Мәсәлән, технологик техникумда гына ел саен 100дән артык кеше техника белән идарә итү хокукына ия була. Үземнең ике кызым да машинада йөри, Казаннан кайталар, китәләр. Алар өчен һәрчак куркып торам. Ә барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга теләгем шул - исән-имин, кагыйдәләрне бозмый йөрсәк иде, - ди ул.

Иске Кормаш авылында яшәүче Дилүс Исламов та:
- Билгеле, алкоголь кулланып рульгә утыру дөрес түгел. Төрле чак була, тик юл йөрү кагыйдәләрен шәхсән үзем бик бозмаска тырышам. Әйткәнем булмасын, әмма үз гомеремдә юл-транспорт һәлакәтенә бер генә очрадым, анысы да минем гаеп белән түгел иде, - ди.

30 еллык техника йөртү стажына ия Марат Шакирҗанов исә район үзәгендәге бердән-бер сары утлы светофорны гадәти өч утлыга алыштыру кирәклеген ассызыклады:
- 1 санлы мәктәп янында ясалма дүмгәләкләр дә, светофор да куелды, тик күреп торабыз, бу гына балаларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итми. Кайчак, туктап, укучыларның юлны аркылы чыкканын көтеп торабыз, ә алар юл читендә тик басып тора, яисә юл уртасына җиткәч туктап, телефоннан сөйләшә башлыйлар. Шуңа да һәркемнең юлда хәрәкәтен билгеләгән, тулы күәткә эшләгән светофор кирәк, дип саныйм мин, - дип үз фикерләрен җиткерде ул.

Соңгы елларда шифалы яңгырдан соң чыккан ишле гөмбәләр кебек бермә-бер арткан, юл хәрәкәтенең үзәк шәхесләренә әверелеп барган нәфис затларыбызның фикерләрен дә тыңлап узмасак, әлеге сәфәребез тулы булмас иде кебек. 2 ел элек техника йөртү хокукына ия булган Фирүзә Гафурова да әлеге исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларны тәнкыйть белән телгә алды.

Ирексездән янә искә төшә: беренче карашка әллә ни бик куркыныч та түгел, тик, ничек кенә булмасын, күңелсез юл һәлакәтенә тарыган бер абзыйның, машинасын урый-урый кат-кат: "Тимер ул - Урал тулы, ярый әле үзебез исән калдык..."- дип юлдашын юатканы хәтердә уелып калган. Шулай, кайда егыласыңны белсәң, салам түшәп куяр идең дә... Дөнья булгач, бар да була. Тик күбесе - үзебезнең саксызлык, юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан күренеш. Урал тавындагы тимер дә мәңгелек түгел, үзебезнең сәламәтлекне инде әйтеп тә торасы юк. Юлларда бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: