Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юл транспорт һаләкәтләре арта

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Язгы-җәйге чор- юл-транспорт һәлакәтләре кискенләшкән вакыт. Юлларда машиналар кызу чаба, каникулларны көтеп алган үсмерләр велосипедта, скутерда җилдерәләр. Бүгенге көндә мототранспорт иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Нигездә авыл җирлегендә мотоциклда йөрүчеләрнең таныклыгы юк (үзе өйрәнгәннәр), техника ГАИ бүлегендә теркәлмәгән, иминлек кагыйдәләрен санга...

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Язгы-җәйге чор- юл-транспорт һәлакәтләре кискенләшкән вакыт. Юлларда машиналар кызу чаба, каникулларны көтеп алган үсмерләр велосипедта, скутерда җилдерәләр.
Бүгенге көндә мототранспорт иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Нигездә авыл җирлегендә мотоциклда йөрүчеләрнең таныклыгы юк (үзе өйрәнгәннәр), техника ГАИ бүлегендә теркәлмәгән, иминлек кагыйдәләрен санга сукмыйча шлемсыз йөрүчеләр бихисап.
Әйтик, 10 май көнне, кичке якта, Актаныш авылы Ленин урамында "Cobra" мопеды һәм "Лада Калина" автомобиле бәрелешә. Фаҗигадә, мопедтагы ике 1997 елгы граждан төрле тән җәрәхәте алып хастаханәгә озатылалар. Бүгенге көндә Акатныш Эчке эшләр бүлеге тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла. Аның барышында әлеге мопед белән идарә итүче шоферның юл йөртү таныклыгы булмавы ачыкланды инде.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2013 елның 5 нче ноябрендә "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль канунның үзгәрешләре һәм өстәмәләре гамәлгә керде. Машина йөртү таныклыкларына берничә яңа категория кертелде. Безнең өчен гадәти булган "А", "В", "С", "Д", "ВЕ", "СЕ" "ДЕ" категорияләре белән бергә, мопед һәм скутерлар өчен "М" категориясе дә өстәлә. Ул булмыйча, скутер яки мопед белән идарә итүчегә, ч.1 ст.12.7 КоАП РФ нигезендә 5 меңнән 15 меңгә кадәр административ штраф каралган һәм скутер яки мопед махсус стоянкага куела.
Әйе, урамнарда скутер һәм мопедларда җилдерүче яшүсмерләрне еш күрергә туры килә. Килешерсез дип уйлыйм, кайчакта алар бернинди кагыйдәләргә дә буйсынмыйча, авария китереп чыгару куркынычы тудырып югары тизлек белән куалар. Яшүсмерләрнең мондый транспортта бик тә йөриселәре килсә дә, башта укырга, аннан соң гына руль артына утырырга кирәк. Ата-аналар шуны онытмаска тиешләр: хәзерлекле бала юлда килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдән җиңелрәк чыга, юлда үзен ышанычлы тота. Ә укуны проблемаларсыз үтеп була.
Скутерда идарә итүче үс¬мерләр күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркынычрак. Шуңа күрә ата-ана саграк булса, әлеге замана техникасы алып биреп, баласының күңелен күрер¬гә теләгәнче, ахырын уйласа, бәлки күп кенә бә¬ла-казаны урап узарлар иде.
Алда озын җәйге каникуллар. Хөрмәтле ата-аналар, скутер, мопед алып биреп газиз балаларыгызны нинди куркыныч астына куюыгызны аңласагыз иде. Чөнки әлеге ике тәгәрмәчле техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күп очракта ба¬ла гомере өчен аянычлы тәмамлана.
Агымдагы ел башыннан Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 6 баланың гомере өзелгән, 129е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев