Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Kazan Halal Marketта 4500 дән артык товар тәкъдим ителәчәк

2024 елның 14 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачыла. Ярминкә дистәләгән яңа брендка үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әлеге мәйдан – азык-төлек, косметика, кием, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар сату өчен ачык.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык товар тәкъдим ителеп, 5 мең квадрат метр мәйданны билиячәк. Россиядә иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясындагы әйдәп баручы компанияләр җитештергән, тиешле сертификаты булган азык-төлек, кием, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин булачак.

Бүгенге көнгә маркетта катнашырга ниятләгән 72 компаниядән торган исемлек төзелгән. Алар арасында 9 илдән 15 чит ил компаниясе бар: Әфганстан (киптерелгән җиләк-җимеш һәм дини сувенирлар); Казахстан (кондитер эшләнмәләре); Кыргызстан (киптерелгән җиләк-җимеш); Төркия (төрек тәм-томнары); Иран (киптерелгән җиләк-җимеш); Пакыстан (бодай, авыл хуҗалыгы продукциясе); Азәрбайҗан (җимеш компотлары).

Россия Федерациясе төбәкләреннән 57 компания үз продукциясен аерым блок итеп оештырылган «Татар базары» бренды белән тәкъдим итәчәк. Биредә Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Киров, Омск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Чувашия, Оренбург һәм Пермь краеннан җитештерүчеләр катнашачак.

Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсендә хәләл товарлар ат итеннән ризыклар, колбасалар, консервалар; умартачылык продукциясе; бакча культуралары (җиләк-җимеш, бакча җиләге, каклар); файдалы үләннәр, чәйләр, кайнатмалар; милли киемнәр (баш киемнәре, Оренбург мамык шәлләре һ. б.); халык һөнәрчелеге (мәчетләрнең 3D модельләре, намазлыларк, табигый таштан тәсбихләр, басма продукция һәм төрле сувенирлар) кебек берничә юнәлештә тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәне оештыручылар Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә зур игътибар бирә, чөнки республика 2020 елдан хәләл продукцияне дустанә илләргә экспортлау белән актив шөгыльләнә.

2023 елда ярминкәне 40 меңнән артык кунак килеп күрде, ә 400 дән артык катнашучы 20 млн. сумнан артып киткән товар сатты.

Ярминкә 14 нче майдан 19 нчы майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев