Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Күҗәкә авылында яшәүче райондашыбызга 95 яшь!

Бүген, 5 март көнне Күҗәкә авылында яшәүче Кифая Исламовага 95 яшь тулды. Кифая Шәйхелмәрдан кызын олуг юбилее белән Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котларга килде.

Дилбәр Миркасыйм кызы юбилярга Россия президенты В.В. Путинның тәбриканамәсен тапшырды, шулай ук район башлыгының исемле күчтәнәч кабы белән сөендерде.

Кифая апа 7 балалы гаиләдә туып-үсә. Замандашлары кебек үк Бөек Ватан сугышы чорының авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, балачак чоры кырда ашлык башаклары җыеп, кечкенә туганнарын карап, өйдә барлык эшләрне эшләп үтә аның. Әмма аңа да карамастан, тормышка булган мәхәббәте кимемәгән, ире белән матур итеп гаилә корган, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Кифая әби балалары, оныкларының кадер хөрмәтендә яши.

Кифая Исламованы юбилее белән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин да котлады, изге теләкләрен ирештереп, җылы юрган тапшырды.

Хөрмәтле Кифая Шәйхелмәрдан кызы!

Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер телибез. Аллаһ биргән гомерегезнең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев