Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар - икенче

Өстәл теннисы буенча 1-5 март көннәрендә Казанда XI укучылар Спартакиадасы һәм параллель рәвештә 2002 елгылар белән кечерәкләр катнашында Татарстан беренчелеге узды. Республика район командалары арасында Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең Илназ Сәрвәров, Булат Солтанов, Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев, Камилә Шиһапова, Сөмбел Шәйхразиева, Диләрә Зәкиева составындагы команда Саба егет-кызларыннан гына калышып,...

Өстәл теннисы буенча 1-5 март көннәрендә Казанда XI укучылар Спартакиадасы һәм параллель рәвештә 2002 елгылар белән кечерәкләр катнашында Татарстан беренчелеге узды.
Республика район командалары арасында Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең Илназ Сәрвәров, Булат Солтанов, Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев, Камилә Шиһапова, Сөмбел Шәйхразиева, Диләрә Зәкиева составындагы команда Саба егет-кызларыннан гына калышып, мактаулы II урынны алып кайттылар.
Шәһәрнекеләр арасында исә безнең малайлар командасы III, гомуми нәтиҗә буенча, Түбән Кама спортчыларыннан нибары бер очкога калышып, IV урынны яуладылар.
Хәзерге көндә Казанда Олимпия резервы училищесында укучы Марат Солтанов Актаныш өчен чыгыш ясап, парлы разрядта һәм катнаш беренчелектә Татарстан чемпионы исеменә ия булды. Остазлары - Булат Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев