Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта 1000 тамашачыга исәпләнгән үзәк стадион ачылды (+ФОТОЛАР)

Актаныш районына оештырылган эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәк стадионның ачылу тантанасында катнашты. 1000 тамашачы урыны булган үзәк стадион ачу тантанасына районның иң актив халкы җыелган иде. Көтеп алынган әлеге күңелле чараның күп санлы тамашачы җыюы гаҗәп түгел. Район халкының сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышуын яхшы...

Актаныш районына оештырылган эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәк стадионның ачылу тантанасында катнашты.
1000 тамашачы урыны булган үзәк стадион ачу тантанасына районның иң актив халкы җыелган иде. Көтеп алынган әлеге күңелле чараның күп санлы тамашачы җыюы гаҗәп түгел. Район халкының сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышуын яхшы беләбез. Ә стадионда спорт белән шөгыльләнү, ярышлар уздыру, башка төрле массакүләм чаралар оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Урыны да уңайлы җирдә, үзәктә. Юл аркылы гына яктыртылган чаңгы трассасы. Анда - урман һавасы. Актив ял итүчеләргә дә, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә дә мөмкинлекләре бар.
Стадионны "Газстройсервис" оешмасы иң заманча технологияләрне кулланып төзекләндерде. Зур матчлар үткәрерлек футбол мәйданына чыдамлы һәм йомшак ясалма чирәм җәелгән.
- Мондый стадион республика районнары арасында әлегә Актанышта бердәнбер, шуңа күрә зур җаваплылык тоеп, барлык таләпләрен дә нечкәлекләренә кадәр исәпкә алып үтәргә тырыштык, - ди оешма җитәкчесе Равил Ярмиев.
Объектны төзекләндерүдә шактый зур күләмдә эш башкарылган. Моңа чаңгы трассасы да, стадиондагы футбол кыры да, йөгерү юлы да, тамашачы урыннары да кергән.
Төп финанс мәсьәләләре республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша башкарыла, шул ук вакытта район бюджетыннан да акчалата ярдәм күрсәтелә. Тамашачы өчен көйләнгән урындыклар Ижауның данлыклы "Авангард" заводында эшләп чыгарылган. Республиканың Үзәк стадионында, Казандагы мәшһүр УНИКС мәдәни-спорт комплексында да шушындый ук утыргычлар көйләнгән.
Көчле утяктырткычлар Екатеринбург шәһәрендәге заводтан кайтартылган, ә бизәкле койма-капкалар Актанышта ясалган.
- Бүген Актанышта көтеп алган зур вакыйга. Республикабыз Президенты ярдәме белән, футбол һәм җиңел атлетика стадионы ачыла. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының һәм "Татнефть" җәмгыятенең дә булышлыгы зур булды, - диде Фаил Камаев стадионны ачу тантанасында.
Район башлыгы барлык район халкы, спорт сөюче балалар исеменнән Республика Президентына рәхмәтен белдерде.
- Килгән саен Актанышта зур үзгәрешләр күрәбез. Басуларда булдык, Аллага шөкер, игеннәр бик матур. Район буенча бик күркәм эшләр башкарыла, төзелешләр алып барыла. Киләчәктә дә шулай матур биналар, яңа объектлар сафка бассын. Актанышка уңышлар телим, - диде
Рөстәм Миңнеханов.
Президент җиһазлар алу өчен актанышлыларга сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев