Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта тугызынчы тапкыр Ф. Шәемов призына “Алтын көз“ кроссы үтте (ФОТОЛАРДА - ЯРЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Марафончы, атказанган спорт остасы, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны 11 октябрь көнне Бүләк трассасында тугызынчы мәртәбә узды. Спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче Фирдәвис Шәемов ел саен шушы чарада балаларны сөендерә, үз туган...

Марафончы, атказанган спорт остасы, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны 11 октябрь көнне Бүләк трассасында тугызынчы мәртәбә узды. Спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче Фирдәвис Шәемов ел саен шушы чарада балаларны сөендерә, үз туган ягы, якташлары өчен кадерле, хөрмәтле зат булуын тоеп, сөенә. Ләкин быел Фирдәвис абый үзе ярышка кайта алмады. Шулай да балаларны телефон аша котлап, аларга уңышлар теләде.

Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары - барлыгы 264 йөгерешче көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев