Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чарада 100дән артык спорт сөюче катнашты

14 март көнне «Бүләк» чаңгы трассасында кышкы спорт сезонын ябу уңаеннан чангы ярышлары оештырылды. Чараның төп максаты булып спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау , системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү һәм иң көчле чаңгычыларны билгеләү торды. Чарада 100дән артык спорт сөюче катнашып, җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ия...

14 март көнне «Бүләк» чаңгы трассасында кышкы спорт сезонын ябу уңаеннан чангы ярышлары оештырылды. Чараның төп максаты булып спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау , системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү һәм иң көчле чаңгычыларны билгеләү торды.
Чарада 100дән артык спорт сөюче катнашып, җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ия булучылар район чаңгы спорты федерациясе рәисе Фәрит Салиховның истәлек бүләкләренә, шулай ук акчалата премияләргә ия булдылар.
Җиңүче командалар:
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында
I урында - Әтәс мәктәбе
II урында - Күҗәкә мәктәбе
III урында - Уразай мәктәбе
Урта белем бирү мәктәпләре арасында (кечкенәләр төркеме)
I урында - Актаныш 2 нче санлы мәктәбе
II урында - Актаныш 1 нче санлы мәктәбе.
III урында - Кадет интернат-мәктәбе
Урта белем бирү мәктәпләре арасында (зурлар төркеме)
I урында - Актаныш 1 нче санлы мәктәбе
II урында - Актаныш 2 нче санлы мәктәбе.
III урында -Кадет интернат-мәктәбе
Кышкы спорт сезонын ябу уңаеннан оештырылган чангы ярышына район җирлегендәге барлык мәктәпләр чакырулы булса да, кызганыч, Меңнәр, Яңа Кормаш, Айман, Теләкәй, Чалманарат, Мари Суксу, Пучы, Сәфәр мәктәпләре әлеге спорт чарасында катнашмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев