Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чын чаңгычыларга кар кирәкми

5-7 сентябрь көннәрендә Яшел Үзәндә чангы-роллер һәм кросс буенча Татарстанның җәйге чемпионаты узды. Әлеге бәйгедә укучылар белән беррәттән төрле уку йортларында белем алган студентлар, спорт осталары, ягъни, җыеп әйткәндә, республиканың иң көчле спортчылары көч сынады. Һәм, алга китеп, шуны искәртергә була-остаз Галимҗан Мансуров җитәкчелегендә шөгыльләнгән яшь чаңгычыларыбыз 7 район һәм...

5-7 сентябрь көннәрендә Яшел Үзәндә чангы-роллер һәм кросс буенча Татарстанның җәйге чемпионаты узды. Әлеге бәйгедә укучылар белән беррәттән төрле уку йортларында белем алган студентлар, спорт осталары, ягъни, җыеп әйткәндә, республиканың иң көчле спортчылары көч сынады. Һәм, алга китеп, шуны искәртергә була-остаз Галимҗан Мансуров җитәкчелегендә шөгыльләнгән яшь чаңгычыларыбыз 7 район һәм 9 шәһәр командалары арасында лаеклы III урынга ия булдылар.

Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә исә, чаңгы-роллерда төрле ераклыкка узышкан Айгөл Вәкилова-IV (кросс-VIII), Илгиз Рәшитов-VI, Тимур Сәетов-IV(кросс-V), Күҗәкә егете, өметле яшь спортчы Таһир Садертдинов-II (кросс-III) һәм Гадел Мортазин VI (кросс) урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев