Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Өстәл теннисы буенча 5 декабрь көнне Актаныш спорт сараенда иганәчеләр призына узган район беренчелегендә 50дән артык спортчы катнашты. Мәктәп укучыларыннан алып лаеклы ялдагы өлкәннәргә кадәр җитезлек һәм осталыкта көч сынаштылар, ярышырга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Ярышның абсолют чемпионнары булып Марат Солтанов hәм Ләйсән Лотфуллина танылды. Үз яшь категорияләрендә...

Өстәл теннисы буенча 5 декабрь көнне Актаныш спорт сараенда иганәчеләр призына узган район беренчелегендә 50дән артык спортчы
катнашты. Мәктәп укучыларыннан алып лаеклы ялдагы өлкәннәргә кадәр җитезлек һәм осталыкта көч сынаштылар, ярышырга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.
Ярышның абсолют чемпионнары булып Марат Солтанов hәм Ләйсән Лотфуллина танылды. Үз яшь категорияләрендә Илһам Сәрвәров, Ринат Хәернасов, Урал Мөхәмәтдинов, Ленар Газиев, Илназ Сәрвәров, Булат Шәкүров, Альбина Әгъләмова, Сөмбел Шәйхразыева, Диләрә Зәкиева чемпион калды.
Сәфәрдән Марат Мәрдәнов исә бәйгедә гаиләсе белән катнашып, Марат үзе һәм кызлары Гүзәл белән Ландыш призлы урынга ия булдылар.
60 яшьтәгеләр һәм өлкәнрәкләр арасында Фәнис Маликов белән Илдар Имамов I-II урыннарны яуладылар. Ярышта катнашкан барлык спортчылар да иганәчеләр Азат Мусин, Ленар Гәрәев, Урал Мөхәмәтдинов тарафыннан әзерләнгән приз һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Акробатика буенча шәхси беренчелек өчен узган район бәйгесендә Актаныш һәм авыл мәктәпләреннән барысы 46 укучы катнашкан. I-Vсыйныф укучылары арасында беренчелекне Актаныштан Эвелина Сәлахова һәм Лилия Гәрәева, II урынны Язилә Сәрвәрова һәм Алсу Әмирханова, III урынны Румия Гәрәева һәм Лиана Моратова. Ярышта көчен сынаган бердәнбер малай - Камил Харисов ир балалар арасында җиңүче исеменә ия булган.
Югары сыйныф укучылары арасында Гүзәл Төхбәтуллина (Актаныш), Диана Хәсәнова (Татар Ямалы), Илназ Әгъләмов (Киров) һәм Ирек Ситдыйков (Татар Ямалы) беренче урында. II урынны Актаныш технология техникумыннан Айгизә Садыйкова, Иске Байсардан Зәлия Бәширова, Актаныштан Адель Гафаров, III урынны Алисә Шәгъзамова (Актаныш) һәм Рафил Галиев (кадет мәктәбе) яулаган.
Баскетбол буенча мәктәп укучылары арасында атна дәвамында барган ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: кызлар командаларыннан Актанышның 2 нче һәм Зөбәер мәктәпләре - I, Киров һәм Байсар - II, Сәфәр һәм Теләкәй мәктәпләре III урынны яулады. Егетләр командаларыннан Актанышның 1 нче һәм Иске Кормаш мәктәпләре - I, Киров һәм Яңа Әлем - II, Актанышның 2 нче һәм Яхшый мәктәпләре III урында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев