Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иң көчле мәктәп командалары ачыкланды

14 февраль көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында бадминтон спорты буенча укучылар спартакиадасының II сайлап алу этабы узды. Әлеге ярышларда районның 15 мәктәп командасы катнашты. Нәтиҗәдә, I урынны һәм иң көчле команда исемен Актанышның 2 нче мәктәбе (Ильяр һәм Гөльяр Әхмәтдиновлар) яулады. II урында - Актанышның 1 нче мәктәбе (Хәниф Гарифуллин,...

14 февраль көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында бадминтон спорты буенча укучылар спартакиадасының II сайлап алу этабы узды. Әлеге ярышларда районның 15 мәктәп командасы катнашты.
Нәтиҗәдә, I урынны һәм иң көчле команда исемен Актанышның 2 нче мәктәбе (Ильяр һәм Гөльяр Әхмәтдиновлар) яулады. II урында - Актанышның 1 нче мәктәбе (Хәниф Гарифуллин, Алина Хакова), III урында - янә 2 нче мәктәп командасы (Илүс Хәкимов, Алина Харисова).
Авыл командалары арасында тәүге урынны Зөбәер мәктәбе спортчылары яулады (Динара Шәймиева, Айзат Хәсәнов). II урында - Яңа Әлем мәктәбе (Альбина Әскәрова, Камил Мөхәмәтдинов). III урында - Киров мәктәбенең командасы (Алия Рәшитова, Илназ Әгъләмов).
Җиңүчеләр медаль, грамоталар һәм баллы приз белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев