Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь көрәшчеләр «Сабантуй» журналы призын ота язды

Узган ялларда Актанышның яшь көрәшчеләре «Сабантуй» журналы призларына узган көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Беренчелегендә 45 кг авырлык категориясендә Закиров Арсен мактаулы 2 урынны яулады, ә Фәйзуллин Данияр 75 кг авырлык үлчәмендә 3 урынны алып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 

Җиңүчеләребезнең остазлары- тәҗрибәле тренерлар Илфир Әнвәров һәм Әнис Садри, алар үз шәкертләрен бәйгегә әзерләүдә күп көч куйган спорт осталары.

Якташларыбызны чын күңелдән татар көрәшендәге уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт өлкәсендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев