Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

10 декабрь – Халыкара кеше хокуклары көне

10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. 1948 елның 10 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясы Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итеп, закон каршында бөтен планета кешеләренең тигез икәнен белдерде. Документ рекомендация характерында, әмма күп кенә илләрдә аның кайбер...

10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә.
1948 елның 10 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясы Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итеп, закон каршында бөтен планета кешеләренең тигез икәнен белдерде. Документ рекомендация характерында, әмма күп кенә илләрдә аның кайбер нигезләмәләре закон нигезендә беркетелгән. 1966 елда декларация тагын ике мөһим пакт - гражданнар һәм сәяси хокуклар, шулай ук икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турындагылары белән тулыланды. Декларациядә гаделлек, тигезлек кагыйдәләре чагылдырыла, һәм ул, 380нән артык телгә тәрҗемә ителгән бердәнбер универсаль документ буларак, Гиннес рекордлар китабына теркәлгән.
Татарстан Республикасында 2010 елның 8 июленнән кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Сабурская Сәрия Харис кызы билгеләнде, Татарстан Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче кеше хокукларын яклау идарәсе халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Бүгенге көндә һәрбер районда кеше хокукларын яклау идарәсенең бер вәкиле эшли. Актаныш муниципаль районында вәкилнең гражданнарны кабул итү графигы һәм урыны : һәр сишәмбе көнне 9.00-12.00 сәгатьләрдә Игелек үзәге бинасының 2 нче бүлмәсендә, элемтәгә керү өчен телефон- 3-14-11.
Башка структуралар кебек, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оешмасы да үзенең эш юнәлешләрендә эзләнә, яңа кануннар эшләүдә үзенең саллы өлешен кертә. Яңалыкларның берничәсенә тукталып үтәм.
Узган ел республикада 2014-2018 елларда кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә куелды. Бу Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып кабул ителгән документ булып тора. Документта "кеше хокукларын яклау өлкәсендә халыкара хокукый актларны үтәү", "Татарстан дәүләт милли концепциясе кысаларында Татарстан дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүне тәэмин итү",
"экстремизм һәм радикализм чалымнарына каршы тору", "этноконфессиональ низаг чыгарырга мөмкин кешенең хокукларын һәм иреген бозмау", "хезмәт", "социаль яклау", "мәгариф һәм мәдәният" өстенлекле юнәлеш булып тора. Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча республика стратегиясенә чаралар планы каралды. Һәр ведомство, муниципаль берәмлек әлеге стратегиядә күрсәтелгән чараларны тормышка ашырырга һәм нәтиҗәле үтәлешен тәэмин итәргә бурычлы. Стратегиянең мониторингын үткәрү, үтәлешен контрольдә тоту ТР Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
"Берничә ел дәвамында "Халык контроле" проекты уңышлы эшләп килә. Ул дәүләт һәм халык арасындагы элемтәнең нәтиҗәле звеносы булып тора. Әлеге проект буенча Татарстан Республикасында төп модератор итеп вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләнде. "Халык контроле" линиясе буенча Актаныш районы җирлегендә быел гражданнардан 42 гариза керде. Шуларның 27се хәл ителде, 8е буенча эшләр планлаштырылды, 6 гариза кире кагылды.
Һәр елны вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үзенең чыгышында җәмәгатьчелеккә хәл ителәсе проблемалар турында җиткерә. Гражданнар белән очрашу барышында килеп туган мәсьәләләргә нигезләнеп, җәмәгатьчелек белән фикерләшкәннән соң язылган һәм халыкка җиткерелгән фикерләр тупланмасы ул. Шуларның барысына да нигезләнеп,
республикада эш оештырыла.
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең интернет челтәрендәге рәсми сайтында (http://upch.tatarstan.ru/) хокукый белемне арттыру буенча үткәреләсе барлык чаралар, яңалыклар, законнар белән танышып бару мөмкинлеге тудырылган.
10 декабрь - Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстанда яшәүче барлык халыкларга бәйрәм мөрәҗәгате белән чыкты: "Безнең максат - гражданнар өчен үзен тигез хокуклы, ирекле һәм яклаулы хис итәргә ирек биргән система төзү. Тынычлык һәм иминлек, беренче чиратта, сүз иреге, дин тоту, шәхес сыйфатын яклау, шәхси тормышның кагылгысызлыгын саклау кебек фундаменталь хокукларны төгәл үтәүгә бәйле. Татарстанлылар, бу бәйрәм безнең демократия принципларына таянып төзелгән җәмгыятьтә тынычлык һәм килешү символы булсын иде. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек телим", - диелә әлеге тәбрикләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев