Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

18 яшьлек Игелек марафоны нинди нәтиҗә бирде?

1 749 609 сум 12 тиен! Быел 18 нче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче - язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы, олы йөрәкле 2 564 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм. Узган ел Игелек...

1 749 609 сум 12 тиен! Быел 18 нче тапкыр үткәрелүче марафонда игелекле райондашларыбызның, чарада катнашкан кунакларыбызның бергәләп әйткән сүзе бу! Районыбызда яшәүче - язмышлары һәр көнне яшәү өчен көрәш белән бәйле көчле ихтыярлы, олы йөрәкле 2 564 кешегә ел дәвамында ярдәм итү өчен бердәм булдырылган ярдәм.
Узган ел Игелек марафонында 1 880 423 сум ярдәм акчасы җыйналып, 235 мең 420 сумлык натуралата ярдәм тупланган иде. Әлеге игелекле гамәлгә районның 87 оешма-предприятиесе, 26 авыл җирлеге, 78 шәхси эшмәкәр, 17 аерым граңдан үз өлешен керткән. Иң куп ярдәм мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан булып, аның күләме 480 405 сумны тәшкил иткән.
Ел дәвамында инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү фондының 7 утырышы үткәрелеп, 118 гариза каралган. 114 инвалидка катлаулы операция ясату, дарулар алу өчен 1 478 000 сум акча бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев