Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Адай авылына да юллы булу бәхете елмайды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Күҗәкә авыл җирлегенә караган Адай авылы халкы зур шатлыклы вакыйга кичерде: бүген биредә стандартларга туры китереп, төзекләндереп, өслегенә ак таш түшәлгән юлны ачу тантанасы булды. Адай халкы еллар буе көткән әлеге тарихи вакыйгада район башлыгы Фаил Камаев, «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең Норлат бүлеге генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ҖЧҖ генераль директоры АнатолийРостилов,...

Күҗәкә авыл җирлегенә караган Адай авылы халкы зур шатлыклы вакыйга кичерде: бүген биредә стандартларга туры китереп, төзекләндереп, өслегенә ак таш түшәлгән юлны ачу тантанасы булды.
Адай халкы еллар буе көткән әлеге тарихи вакыйгада район башлыгы Фаил Камаев, «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең Норлат бүлеге генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ҖЧҖ генераль директоры АнатолийРостилов, "Автострой" оешмасының Актаныштагы бүлек җитәкчесе Радик Гаязов, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповлар катнашты.
Башка авылларда юлларны кызыл тасма кисеп ачсалар, адайлылар бу традициягә бераз үзгәреш керткән: язгы, көзге яңгырлы көннәрдә техника белән генә түгел, җәяү дә үтеп булмаслык юлларда бик күп газап күргән авыл халкы, алкышлар астында, таш урамнар буйлап җигүле атны үткәрде. Зур кунаклар тарантаска утырып авыл урамнарында башкарылган эш белән танышты. Әйе, әйе, «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән Адайның һәр урамы ташлы юлга тиенде быел.
Әлбәттә, авылда туып, үскән, анда яшәгән кешеләр өчен аның проблемалары да яхшы таныш. Соңгы елларда уңган, тырыш Күҗәкә җирлеге халкының тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр эшләнелә. Әмма авылларда яшәүчеләрнең тормыш шартларны яхшырту, юлларны ясау бурычы -беренчел мәсьәлә булып тора. Районда әле дә юлсыз авыллар барлыгын исәпкә алсак, Адайга таш юлның килүе олы шатлык. Киләчәктә асфальт юл түшәлер дигән өмет тә юк түгел бит әле. "Авылларны әйбәт асфальт юллы итү - ул аның киләчәген булдыру, икътисадый үсешен тәэмин итү", дигән сүзләрне әйттеләр тантаналы ачылышка килгән кунаклар да.
Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, шулай ук авыл халкының зур сөенечен уртаклашырга район үзәгеннән мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев