Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы Киров авылы Халык театры автобус белән бүләкләнә

Казанда "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленә йомгак ясала. Иртәгә, 12 ноябрьдә, «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак. Йомгаклау тантанасы Камал театры сәхнәсендә үтә. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүләкләү тантанасыннан соң Гран-прига ия булган коллективның спектакле күрсәтелә. Быел дәрәҗәле исемгә Актаныш районының Киров авылы...

Казанда "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленә йомгак ясала.
Иртәгә, 12 ноябрьдә, «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак. Йомгаклау тантанасы Камал театры сәхнәсендә үтә. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасыннан соң Гран-прига ия булган коллективның спектакле күрсәтелә. Быел дәрәҗәле исемгә Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортында эшләп килүче Халык театры коллективы лаек булды. Алар фестивальгә Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасын әзерләгәннәр. Үзешчән коллективның режиссеры - Ләйсән Шәрәфетдинова.
Шунысы игътибарга лаек: җиңүче коллективка традицион приз - автобус вәгъдә ителгән. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ул да иртәгә тапшырыла. Башка лауреатларның исемлеге турында мәгълүмат юк, оештыручылар анысын сер итеп саклый.
Мәгълүмат өчен. «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры Казанда 8 - 21 ноябрь көннәрендә үтә. Быел фестивальдә республиканың 19 районыннан 21 театр коллективы һәм кунак буларак Удмурт Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән коллективлар катнашты.
Искәртеп үтәбез, «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау турына узган спектакльләр 8 - 14 ноябрьдә «Жилплощадка» микрорайонындагы «Юность» мәдәният сараенда, ә 15 -21 ноябрь көннәрендә Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда күрсәтелде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/11/154040/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев