Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның берьюлы 16 егете солдат киеме киде

Районыбызның 16 егетен армия сафларына озаттылар. "Армиягә берьюлы бу кадәр китүченең соңгы елларда күзәтелгәне юк иде", - ди район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов. Иртәнге сәгать 5нче яртылар тирәсендә хәрби комиссариат янына әле бер яктан, әле икенче яклап килүче төркемнәр җыела башлады. Кулъяулыклар бәйләменә уралган егетләр, яннарында бөтерелүче яшь кызлар, шау-гөр...

Районыбызның 16 егетен армия сафларына озаттылар. "Армиягә берьюлы бу кадәр китүченең соңгы елларда күзәтелгәне юк иде", - ди район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов.
Иртәнге сәгать 5нче яртылар тирәсендә хәрби комиссариат янына әле бер яктан, әле икенче яклап килүче төркемнәр җыела башлады. Кулъяулыклар бәйләменә уралган егетләр, яннарында бөтерелүче яшь кызлар, шау-гөр килүче дуслары, әлеге күңелле җанлылыктан читтәрәк торучы, ара-тирә кулъяулык белән күз яшьләрен сөртештереп алучы әти-әниләр - һәммәсе бергә кушылып, бик тиздән комиссариат каршысы Сабантуй мәйданын хәтерләтә башлады.
Аеш авылыннан Илдар Сөләйманов армиягә югары уку йортын тәмамлап бара.
- Киләсе елга, укуын тәмамлагач, энекәше дә солдат хезмәтенә китәчәк. Егет кеше армиягә барырга тиеш. Үзе дә ныгып кайта, карьерасы өчен дә файдага. Хәзер армиягә бармаганнарга эш табу җиңел түгел. Мин үзем дә заманында Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән идем. Улыбыз бик булган, укыганда ук актив булды. Авылда узган бәйрәмнәр-чараларда - Яңа ел булсынмы, 8 Март бәйрәмеме, Сабантуймы - һәммәсендә теләп катнашты, матур җырлый. Мәктәптә Президент Чыршысына барган егет ул. Ә анда, беләсез, сайлап кына җибәрәләр, - ди әтисе Марат, горурлануын яшермичә.
Гөлнәзирә апа исә:
- Сабыр бул, үзеңне тота бел, телефоннан шалтыратып тор, дип үгет-нәсихәт бирдек. Беренче улыбызны озатабыз, борчылмый гына булмый инде. Илләр тыныч булып, исән-имин әйләнеп кайтсын, - дип, бар әниләр өчен уртак теләкне кат-кат кабатлады.
Богады авылыннан Айгиз Сәлаховны озата килгән икетуган абыйсы Дилүс үзе яшьлегендә Әфган җирендә хезмәт иткән булган.
- Энекәшкә тыныч илдә, тыныч тормышта хезмәт итәргә язсын. Бер ел озак вакыт түгел, үтә дә китә ул. Иң мөһиме: сау-сәламәт әйләнеп кайтсын, - дип теләсә, Айгизнең дус кызы Алсу Мосабирова, тагын бер елдан шундый ук зур компания белән каршы алырбыз, дигән ышанычын белдерде.
- Без Айгизне бик яратабыз, исән-имин хезмәт итеп, армиядән чын ир-ат булып кайтсын, әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәсен, дигән теләкләрдә озатабыз. Егетләрнең армия хезмәтен үтүе - минем өчен зур плюс. Чөнки алар анда тормыш итәр өчен кирәк бар сыйфат, гадәтләрне сеңдереп, җитдиләнеп кайталар. Армиядә өйдән килгән хатлар бик кадерле була. Икетуган абыем берничә көннән солдат хезмәтеннән кайта, аңа да хатлар язып тордым, Айгизгә дә язарбыз.
Күзләреннән очкын чәчеп, бер басасы урынга биш басып, көтәбез, дип озатучы мондый кызлар булганда, армиягә баруның тәме бермә-бер артадыр, мөгаен.
Мари Суыксу авылыннан Константин Усманов армиягә ике авылдашы белән бергә китә. - Хезмәткә кайда җибәрсәләр дә, риза. Өчебез бергә, бер тирәгә эләксәк, шәп буласы. Авылдашлар бит инде, читләр түгел. Әлбәттә, күңелдә әзрәк курку хисе бар. Әнием, бер ел бик тиз үтәр, шалтыратып тор, исән-имин кайт, дип озатты. Теләкләре кабул булсын, - ди ул тыйнак кына. Аны озата килгән дусты Артур Мусин да, укуын тәмамлап, ике елдан армиягә китәсе көннәрен барлый.
Бу - көзге чакырылыш буенча җибәрелүче икенче төркем. Яңа елга кадәр әле тагын 4 мәртәбә озату көтелә.
Армиягә озатучыларның да, солдат итеге кияргә әзерләнгән яшь егетләрнең дә - һәммәбезнең дә теләкләр уртак: илләр имин булсын, сугыш афәтләре чыкмасын. Егетләргә исән-сау йөреп кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев