Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

15 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2016 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз. Иң тәмле икмәк - Актаныш...

15 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2016 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз.
Иң тәмле икмәк - Актаныш икмәге, иң тәмле чәк-чәк - Актаныш чәк-чәге!
Уңыш бәйрәме районыбызның кабынып кына килгән йолдызчыклары һәм үз эшенең осталары булган артистлар катнашында оештырылган искиткеч концерт-тамаша белән башланып китте. Залда утырганнар бу күренешләргә битараф калмагандыр.
Тантана барышында Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сәхнәгә күтәрелделәр. Алар бәйрәмдә катнашучыларны бүләкләделәр, мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев