Актаныш

Актанышта берьюлы биш туй гөрләде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Район ЗАГС бүлегендә бик матур бер альбом бар - көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында тарихка кереп калачак фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек ул. Еллар дәвамында шактый калынайган бу альбом 14 октябь көнне тагын 5 гаилә тарихына тулыланды. 50, 55 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер кичергән...

Район ЗАГС бүлегендә бик матур бер альбом бар - көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында тарихка кереп калачак фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек ул. Еллар дәвамында шактый калынайган бу альбом 14 октябь көнне тагын 5 гаилә тарихына тулыланды. 50, 55 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер кичергән парлар тантаналар залында хөрмәтләнде.
- Яшь буынга тәрбия чарасы буларак оештырылучы мондый гаилә бәйрәмнәрен, җирлекләрдәге озын, матур гомер юлы үткән парларыбызны барлап, квартал саен үткәрергә тырышабыз, - ди район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева..
14 октябрь көнне узган чарада Солтангол авылыннан Бәлһис Шәйхелгли кызы һәм Шәмсемөхәммәт Шәймәрдән улы Шәймәрдәновлар, Аеш авылыннан Рәзинә Шәехморза кызы һәм Зөфәр Фарсый улы Фарсыевлар, Куяннан Нурания Миңнеәхмәт кызы һәм Артур Мирсәгыйт улы Хәйдәровлар, Минсафа Гыйлфанетдин кызы һәм Васил Каюм улы Сәрвәровлар, Актаныш авылыннан Фәридә Гавас кызы һәм Әхнәф Әбел улы Габбасовлар хөрмәтләнде. Тантанада бу парларның балалары, якыннары, катнашып, ихлас теләкләрен юлладылар.
Кеше кайда гына яшәп, нинди генә уңышка ирешсә дә, аңа чын бәяне туган җирендә бирәләр. Туган төбәкнең хөрмәтле затлары булып, хезмәтләрендә уңышка ирешеп, матур, тигез гомер кичереп, балаларын да тәрбияле, инсафлы, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстереп, бүген шулар рәхмәтендә гомер кичерүче бу олпат парлар - районыбызның затлы бизәге.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: