Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта Минтимер Шәймиевкә багышланган картина тәкъдим ителде

Аны Актаныш районының мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтовның оныгы Артур ясаган. Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан аның туган ягы Актанышта китапханәләрдә махсус чаралар үтте: Минтимер Шәймиевнең тормыш юлына күзәтүгә багышланган чаралар, аның турында чыккан китапларны тәкъдим итү кичәләре, шигырьләр конкурсы, буктрейлерлар һ.б. Китапханәчеләрнең...

Аны Актаныш районының мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтовның оныгы Артур ясаган.
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан аның туган ягы Актанышта китапханәләрдә махсус чаралар үтте: Минтимер Шәймиевнең тормыш юлына күзәтүгә багышланган чаралар, аның турында чыккан китапларны тәкъдим итү кичәләре, шигырьләр конкурсы, буктрейлерлар һ.б. Китапханәчеләрнең максаты - Илбашының тормыш юлын олылау, хезмәт юлын күзәтү, аның белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
Үзәк китапханәдә халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова туган якка багышланган җырлар кичәсен оештырды. Чарада "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары шигырьләрен сөйләде, китаплардан өзекләр, фотолар белән видеокүргәзмә эшләнде, шулай ук үзәк телевидениедән Минтимер Шәрип улының Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан видеосюжеты күрсәтелде.
Үзәк китапханәдә оештырылган чарада Актаныш районының мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтовның оныгы Артурның "Өч баһадир" картинасы тәкъдим ителде. Картинада сурәтләнгән шәхесләрнең берсе - Минтимер Шәймиев, икенчесе Энгель Фәттахов, өченчесе - Баязит Мөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев