Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта мөселман балалары өчен сабантуй узачак

25 июнь, якшәмбе көнне, Актанышта мөселман балалары өчен сабантуй узачак. Чараның үткәрелү урыны - Актаныш авылы сабан туе мәйданы. Сабан туе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе - бездән», - дип белдерә оештыручылар. Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен...

25 июнь, якшәмбе көнне, Актанышта мөселман балалары өчен сабантуй узачак. Чараның үткәрелү урыны - Актаныш авылы сабан туе мәйданы.
Сабан туе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе - бездән», - дип белдерә оештыручылар.
Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар, викториналар узачак, шулай ук 28 кгнан алып 65кгга кадәр һәм аннан да авыррак категориядә билбаулы көрәш ярышлары планлаштырылган.
Мөселман балалар Сабантуе 2017 программасы:
11:00- 11:30 Сабантуй бәйрәмен ачу. Театральләштерелгән бәйрәм тамашасы.
11:30-11:40 Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавы. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин котлавы.
11:40 Алдынгыларны котлау, бүләкләү.
11:50-15:00 Бәйрәм концерты.
11:00-15:00 Спорт ярышлары, күмәк уеннар, бәйгеләр.
12:00-12:15 Намаз уку
Мөселман балалар Сабантуе 2017 спорт төрлэре:
12:15 Милли көрәш: үлчәнү
11:00 балалар 28 кг, 32кг, 35кг, 40кг, 45кг, 50кг, 55кг, 60кг, 65кг,65кг нан югары.
12:15 Шахмат
12:40 Озынлыкка сикерү
12:40 Чүлмәк вату
12:40 Картинг.
12:30 Йөгерү:
кызлар: 400м., 1000м.
егетләр: 800м., 2000м.
12:30 Капчык белән сугышу
12:50 Йомырканы кашык кабып йөгерү
13:00 Авышбаганага менү
13:15 Чиләк белән су ташу
13:30 Ласта киеп йөгерү.
13:10 Әтәчле баганага менү.
13:40 Капчык киеп йөгерү.
13:30 Җепкә бәйләнгән уенчык кисү.
Сабантуйга рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев