Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Авылга җан өрүче җирлек башлыгы

Безнең Актанышбаш авылы туп- туры бер чакрымнан озын, киң, матур авыл. Көн белән төн тигез вакытта кояш авылның бер башыннан чыга, икенче башына туры килеп бата. Авылны шуңа туры китереп салганнар. Авылның кояш чыгу башында изгеләр зираты бар иде. Элек анда юлаучылар туктап, намаз укып китәләр иде. Кемнең кулы эшләгәндер...

Безнең Актанышбаш авылы туп- туры бер чакрымнан озын, киң, матур авыл. Көн белән төн тигез вакытта кояш авылның бер башыннан чыга, икенче башына туры килеп бата. Авылны шуңа туры китереп салганнар. Авылның кояш чыгу башында изгеләр зираты бар иде. Элек анда юлаучылар туктап, намаз укып китәләр иде. Кемнең кулы эшләгәндер - аны бетерделәр, гөнаһтан курыкмаганнар.
1998 елда авылга кәкре-бөкре итеп асфальт юл салдылар, аны да авылның яртысына тикле салдылар да баткакка эленеп калды. Менә шуннан башланды авылның бетүе. Башта мәктәп бетте, кибет, фельдшер пункты ябылды, клуб бикләнде. Сугыш елларында да Актанышбаш авылы районда алдынгылар рәтендә иде. Кырык өченче елда Мәскәүдән килеп кинога төшерделәр. Ул киноны бер мәртәбә күрдек тә әле.
Узган елның октябрь башыннан Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы булып Равил Харрасов эшкә тотынды. Иң элек ут баганаларына прожекторлар урнаштырды. Арт урамда буш торган өйне клуб итеп ясап куйдыртты. Аның эченә китапханә урнаштырылды, фельдшер бүлмәсе булдырды. Элек эшләгән фельдшер Габидәне авылга кире кайтарды. Авылга җан кергәндәй булды. Равил шушы эшләрне ике ай эчендә эшләде. Май чүлмәге тышыннан билгеле диләр, ул сүз Равилгә нык туры килә, булдыклы егет.
Әле безнең алда эшлисе эшләр күп, ди. Менә язга чыккач урамны карарбыз, кибет тә ачарбыз, диде. Район җитәкчеләре дә ярдәм итәрләр диеп тора авыл халкы. Сабантуй урынын кешечә итеп ясарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев