Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бала утыргычлары турындагы законга үзгәрешләр керде

Яңа елдан халык тарафыннан шактый авыр кабул ителә торган бала утыргычлары турындагы законга да үзгәрешләр керде. Аларның кайберләре, чыннан да, уңай якка үзгәргән. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдус Имамразыев: 12 яшьтән кечерәк балалар өчен мәҗбүри рәвештә автокресло файдалануга бәйле кагыйдәләр берникадәр йомшартылды. Хәзер 7-12 яшьлек балаларны бу...

Яңа елдан халык тарафыннан шактый авыр кабул ителә торган бала утыргычлары турындагы законга да үзгәрешләр керде. Аларның кайберләре, чыннан да, уңай якка үзгәргән.
Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдус Имамразыев: 12 яшьтән кечерәк балалар өчен мәҗбүри рәвештә автокресло файдалануга бәйле кагыйдәләр берникадәр йомшартылды. Хәзер 7-12 яшьлек балаларны бу махсус җайланмасыз да йөртергә мөмкин. Әмма алар арткы утыргычта һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп утырырга тиеш. Ә менә баланы алдагы утыргычка утырткан очракта, автокресло файдалану мәҗбүри. Җиде яшькә кадәрге балаларны да бары тик креслога гына утыртырга рөхсәт ителә - калган барлык "тотып торучы махсус җайланмалар" куллану 1 гыйнвардан соң закон тарафыннан тыела. Машинада бала йөрткәндә закон бозу очраклары өчен штраф күләме шулай ук калды - өч мең сум. Моңа өстәп, тагын бер яңалык - хәзер җиде яшьтән кечерәк баланы ялгызын машинада калдырган әти-әнидән 500 сум күләмендә штраф түләтәчәкләр.
Узган 2016 елның декабрь аенда район буенча балаларын креслога утыртмаган ата-аналарга карата - 8, ел дәвамында исә 216 беркетмә төзелде. Ә менә яңа елга кергәч, хәтта яңа, "йомшак" законнар белән дә шундый 10 хокук бозу очрагы теркәлгән. Куркынычсызлык каешлары һәм автокреслолар пассажирларның хәвефсезлеге өчен дип кулланышка кертелгән, алар юлларда имин йөрү өчен кирәк. Хәтерләсәгез, 2016 елда юл һәлакәтендә районыбызда бер баланың гомере өзелде, сәбәбе юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдә - әтисе трактор белән әйләнгән, бала трактор арбасында булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев